Җәмгыять

Һиндстанда җимергеч циклон

Бүген Һиндстанның төньягында циклон аркасында 104 кеше һәлак булган, 50 дән артыгы җәрәхәтләр алган.

Күп кенә йортлар җимерелгән, ә инфраструктура зыян күргән. Һиндстан хакимияте хәбәр иткәнчә, төбәк халкы туктаусыз яшен һәм яңгырлардан җимерелү нәтиҗәсендә һәлак булган.

Соңгы ике тәүлектә Уттар-Прадешта 98 йорт җимерелгән, 130 хайван һәлак булган.

Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Президенты Дроупади мурма һәм республика премьер-министры Нарендра Модига кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.


Нет комментариев