Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройларны искә алдылар

9 декабрьдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелиск янында тантаналы митинг узды.

Анда район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, ветераннар советы рәисе Газинур Габидуллин, җирлек башлыклары, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, полиция хезмәткәрләре катнашты.

Россиядә XVIII гасырдан бирле гамәлдә булган Георгий кавалерлары көне 2007 елда яңадан булдырылды, ул 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бүген ул яңача атала, әмма бәйрәмнең асылы үзгәрешсез калды – без Ватан сагында торган геройларны искә алабыз һәм хөрмәтлибез.

Кама Тамагы татар урта мәктәбенең яшь армиячеләре Советлар Союзы Геройлары Николай Ларягин, Михаил Чирков һәйкәлләре һәм Мәңгелек ут янындагы мактаулы каравылга тезелделәр. Митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына һәм Геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр куйды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм яшь армиячеләр геройлык турында күңелгә үтеп керерлек сүзләр әйттеләр, бу сүзләр бүген илебез ир-егетләре Ватаныбызны яклаган чорда аеруча көнүзәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев