Җәмгыять

Дүрт Кама Тамагы кешесенең үлемендә гаепле тоткарланды

Бу фаҗигада гаепле ир-ат сак астына алынган.

Югары Ослан Прокуратурасы тикшерүченең 54 яшьлек ир-атка карата сак астына алу турындагы үтенечен законлы һәм нигезле дип таныды.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 12 августында «Казан-Буа-Ульяновск» Р-241 трассасында исерек хәлдә “Volkswagen TIGUAN” белән идарә иткән ир-ат каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда “LADA ISKRA” һәм “LADA GRANTA” автомобильләренә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә урында ике бала һәм хатын-кыз һәлак булган, тагын бер пассажир хастаханәдә вафат булган. Гаепләнүче үзе һәм тагын дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Ир-атка РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 6 бүлеге буенча гаепләү белдерелгән. Суд гаепләнүчене 12 октябрьгә кадәр кулга алды.

 


Нет комментариев