Бу вакыт эчендә ул бадминтон уйнарга өйрәнгән, хорга йөреп, иҗат коллективын җитәкли башлаган, шушы еллар дәвамында һәм бүгенгәчә ул актив җәмәгать эшлеклесе булып кала.
Аның казанышлары турында инде берничә тапкыр язганыбыз да булды, ә бүген исә аның ничек машина йөртә башлавы турында белергә булдык.
Безне моңа Рәшит Зыятдинов этәрде: үзенең велойөреше турында сөйләгәндә, ул укучылары Светлана Никаншина белән Динар Мифтаховны да телгә алган иде.
- 2006 елның октябрендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Мин Казанга командировкага барган идем. Авария кайтыр юлда булды, шул рәвешле эшем буенча бирем үтәгәндә зыян күрдем. Шуңа күрә 2009 елда миңа, инвалид буларак, машина бирделәр. Ул чакта култык таякларын бик оста куллана белми идем әле, хәрәкәт итәр өчен машина кирәк булды. Әлбәттә, кайда машина йөртергә өйрәнергә һәм автомобиль йөртү хокукы алырга дигән сорау туды.
Ул вакытта терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән инвалидларны Казандагы бер генә автомәктәптә укыталар иде. Хәзер, интернет мәгълүматы буенча, транспорт белән кул белән идарә итүгә ихтыяҗ арту сәбәпле, Казанда мондый мәктәпләр шактый күбрәк. "Тормышка юл” социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында автомәктәпләр коммерцияле булмаган оешмалар рәтенә күчкәннәр һәм гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Татарстан Республикасы Рәисе грантларын алу конкурсында катнашалар. Мондый белем бирү үзәкләрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар түләүсез нигездә белем ала.
2009 елга әйләнеп кайтыйк. Светлана Динар Мифтаховның үзенә кадәр укуын һәм машина йөртү таныклыгы алуын белеп, аңа киңәш сорап мөрәҗәгать иткән.
- Динар миңа контактлар бирде, мин шалтыраттым һәм төркем туплануы турында белдем, һәм Казанның Песочная урамындагы уку үзәгенә бардым.
- Рәшит Зиатдиновка ничек килеп эләктең?
-Укырга килгәч, миңа берьюлы ике инструкторны тәкъдим иттеләр. Берсе сәламәт кеше иде, ә икенчесе – минем кебек бер аяксыз. Рәшит Зәйнетдин улы үзенең дә Кама Тамагыннан булуы, кул белән идарә ителә торган автомобиль йөртергә өйрәнгәнлеге һәм бик канәгать булуы турында әйтеп, шундук үзенә җәлеп итте.
- Сиңа укырга барырга туры килдеме?
- Әйе, уку атнага ике тапкыр була иде, бу көннәрдә мин туганнарымда яшәдем. Ярты ел укыдым. Машина йөртергә шәһәр урамнарында өйрәндек, шуңа күрә мин уку тәмамлангач та, тыныч һәм ышанычлы рәвештә Казан буйлап йөрдем. Соңрак яңа юллар барлыкка килгәч, маршрутлар үзгәрде һәм миңа юлда ориентлашу кыенлашты. Ләкин мин барыбер Казанга эш буенча барам, әкренләп яңа борылышларны үзләштерәм.
Без Рәшит Зыятдиновта Тәмтедән Николай Каляшин белән бергә укыдык, икебез дә автомобильләр белән иркен идарә итәбез.
Күптән түгел Светлана яңа өченче машина алган, без анда аны фотога төшердек тә. Ул бик канәгать һәм әгәр кеше нәрсәгәдер омтыла икән, мөмкинлекләрне бернәрсә дә чикли алмый дип саный.
Нет комментариев