Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 11 декабрь 2012 яңалыклары

    • 11 декабрь 2012 - 11:27
      Донор көне
      11 декабрьдә "Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе" ГАУЗда Донор көне үткәрелде. 113 донор гадәттән тыш хәлләр вакытында паицентларга бик кирәк булган канны түләүсез тапшырды. Кан салу фондына районыбыз кешеләреннән алынган 36 литр кан озатылды. Рәсемдә: Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев беренчеләрдән булып тапшырды.
      464
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:22
      Хөрмәтле каматамагылылар!
      Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 12 декабрь - дәүләтебез тарихында истәлекле көн. Бу көнне 1993 елда референдумда Россия Федерациясе Конституциясе - дәүләт төзелешен билгеләүче, гражданнарның төп хокуклары һәм иреген гарантияләүче төп закон кабул ителде. Чын тормышта без Конституция текстына сирәк мөрәҗәгать итәбез. Әмма...
      279
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:17
      Прокурор кабул итте
      6 декабрьдә авылара үзәк китапханә бинасында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров гражданнар кабул итте. Кабул итүдән соң район кунаклары туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда экскурсия үткәрелде.
      348
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:16
      Проблемаларны бергәләп хәл итәбез
      7 декабрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм район торак пунктларыннан аларның гаиләләре вәкилләре катнашты. Аларның сорауларына район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесе Иван Маховик, социаль...
      319
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:15
      Җиңүче
      2012 елда «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ җитештерү тармагында производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү номинациясендә I урынны алды.
      338
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:13
      Номерны сакларга мөмкин
      Кәрәзле операторны алыштырганда номерыңны саклап калу хезмәте 2013 елның 1 декабреннән гамәлгә керәчәк. Беренче этапта номерларны бары тик төбәк дәрәҗәсендә генә саклап калу күздә тотыла. Телефон номерын саклап калу бәясе 100 сум булачак.
      322
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:12
      Яшь ата-аналар мәктәбе
      «Салават күпере» балалар бакчасында күптән түгел «Яшь ата-аналар мәктәбе» оештырылган иде. Төркемнәрдәге ата-аналар комитеты әгъзалары җыелышында кабул ителгән карарларның берсе - кышкы чорда уйнау мәйданнарын кардан чистартырга булышлык һәм балалар бакчасы территориясен Яңа ел бәйрәменә бизәүдә ярдәм итү иде.
      332
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:11
      Савымчылар эш күрсәткече
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда 9,2 килограмм, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 килограммга азрак һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,3 кг сөт...
      321
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:09
      Бердәнбер укучы - анысы да безнеке
      Ноябрь аенда Казан шәһәрендә "Тормыш иминлеге" республика яшьләр форумы үткәрелде. Шушы форум кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Экологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгы" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Аның эшендә "Экологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгы" проекты авторлары катнашты, алар арасында яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде. Агымдагы елда сайлап алу...
      329
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:06
      Тәмле бәйрәм
      Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы шәһәр җирлеге һәм район мәдәният йорты вәкилләре белән берлектә оештырган чараны утызга якын кеше карады. Инвалид бала һәм балачактан инвалидлар өчен кызыклы сәхнәләштерелгән программа әзерләнгән иде. Рәсем, музыка, шигырь конкурслары бер-берсен алыштырып торды һәм килгән кунаклар бер дә күңелсезләнмәде. -Безнең чакыруны күпләр хуплады,-ди "Кама Тамагы...
      317
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 09:02
      Тормыш агышы
      Газетабызның алдагы саннарында басылган «Тарихны онытмаска иде» язмасының йомгаклау өлеше. Әлеге истәлекләр укучыларыбызда кызыксыну хисләре уятты. Нариман агага рәхмәтебезне белдерәбез. Әйе, тормыш дәвам итә. Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәләре сизелерлек үзгәрде. Моңа югарыдагы түрәләрнең алышынуы сәбәпче булды. Хәзер "колхозчы конфеты" дип атала торган конфетны кат-кат кәгазьгә төреп, авылга күчтәнәч итеп алып...
      375
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 07:36
      Һәркемгә кулай мохит
      Халыкара инвалидлар көне бәйрәм түгел һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу көнне бездән кызгану көтми, аларга карата яхшы мөнәсәбәт һәм риясыз ярдәм кирәк. авыру кайчак кешенең гадәти тормышын үзгәртә һәм яхшы якка түгел. Бу очракта гомер буена кешеләр мәрхәмәте ярдәмгә килә. Әлеге бурычны дәүләт даими үз өстенә ала. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән...
      349
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 07:35
      Татар теле укытучылары семинары
      Красновидово урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды. Семинар эшендә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Красновидово урта мәктәбе директоры, УВР һәм ВР буенча аның урынбасарлары катнашты. Алар Илгизәр Таһиров һәм Кәүсәрия Хөснетдинованың ачык дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларында булды. Дәрес темалары «Нинди? соравына җавап...
      432
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 07:31
      Психология атнасы
      26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр кадет мәктәбендә психология атнасы үткәрелде. Атна гадәти булмады. Дүшәмбе «Тормышта кара полосалар булмасын!» беренче кат фойесында «Психологик бушану коймасы» презентациясе булды (стенага койма рәсеме ясалган ватман эленгән иде). Һәркем анда үзе теләгән рәсемен ясар, дип күздә тотылды. Тәнәфесләрдә кадетлар актлар залына җыелды, музыка яңгырады, уеннар...
      331
      0
      0
    • 11 декабрь 2012 - 07:27
      Хәйрия ярминкәсе
      3 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Залда талгын музыка уйный. Укучылар төркем- төркем җыелып үзара сөйләшәләр. Кемдер сата, кемдер ала, ярминкә икәнлеге әллә каян күренеп тора. Якынрак килсәң, өстәл өстендәге тәм-томга исең китәр! Укучылар әти-әниләре, дәү әниләре ярдәме белән чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, үрелгән...
      291
      0
      0
    Реклама