Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт савып алу көннән-көн кими. Кичәге көнгә район буенча 463 килограмм сөт кимегән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә Ленин исемендәге хуҗалыкта бер сыердан уртача көнлек савым 10 килограмм тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,4 килограммга...