15 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Алда яңа үрләр
2012 ел тәмамланды. Районның әйдәүче предприятиеләренең берсе - «Кама Тамагы» ААҖ өчен нинди булуы хакында рудник директоры Сергей Алешин сөйли. - Узган ел безнең өчен уңышлы булды, - ди "Кама Тамагы гипс руднигы"ААҖ генераль директоры Сергей Алешин. - Хезмәт коллективы алдына акционерлар куйган бурычлар тулысынча үтәлде. Бу очракта акционерларның да,...
-
Өстенлекләр
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, полиция участковыйлар өчен хезмәт биналары төзелеше, авария хәлендәге торактан күчерү, ветераннарга торак бирү һәм башка кайбер проблемалар тикшерелде. шулай ук агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагына бәйле хәлгә анализ ясалды. Видеоконференция тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев...
-
Котлыйбыз!
РФда прокуратура органнары оешуның 291 еллыгына багышланган тантаналы киңәшмәдә Россия Федерациясе генераль прокуроры Юрий Чайка боерыгы нигезендә районыбыз прокуроры Фәнис Шәйхаттаровка юстиция өлкән киңәшчесе чины һәм III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерымлык күкрәк билгесе тапшырылды.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы максатында
Узган дүшәмбедә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар рамазанов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышы булды. Утырышта тикшерелгән төп мәсьәлә булып хокукый аңны арттыруга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләрен куркыныч астына куюны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеге тикшерелде. Әлеге исемлек «2013 елга Кама Тамагы муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру»...
-
Хакимият һәм халыкның үзара эшләве
Муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә Кама Тамагы штпда коррупциягә каршы тору турындагы законны гамәлгә ашыру максатында Калинин урамы, 31 һәм Карл Маркс урамы, 80нче йортта «Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен» махсус әрҗәләр куелган иде. Моның белән бергә муниципаль районда коррупция фактларына җавап бирү максатында 2-11-51 «ышаныч телефоны»...
-
Кар эше
Кыш башыннан район үзәге урамнарыннан 400 кубометрга якын кар чыгарылган. Яңа елга кадәр райпо мәйданы кардан чистартылды, ә быелның беренче эш көнендә карны Калинин урамыннан ташыдылар, әмма эшләгәндә төягеч җимерелә. Техниканы ремонтлаганнан соң юлчылар автовокзал янындагы карны җыештыра башладылар. Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, урамнарны кардан...
-
Техник сәбәпләр нәтиҗәсендә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан электр энергиясен даими сүндереп тору турында дәгъва белән редакциягә телефоннан Тәмте авылының Ленин урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Аңлатма сорап, без Тәмте авыл җирлегенә шалтыраттык һәм түбәндәге җавапны алдык: «Ленин урамында электр энергиясе 28 һәм 29 декабрьдә электр линиясенең иске участокларында реконструкция үткәрелүгә бәйле рәвештә көндезге...
-
Кагыйдәләр һәркем өчен бер
Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды. Анда участок инспекторы төзегән дүрт административ беркетмә тикшерелде. базларындагы суны урамга суырткан өчен Кама Тамагында яшәүчеләргә ике беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә гражданнар төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган. Җылы көз һәм шулай ук җылы башланып киткән ел җир асты суларының күтәрелүенә сәбәп...
-
Көндәлек киеренке хезмәт
2011 елның 15 гыйнварында "Россия Федерациясе тикшерү комитеты турында" ФЗ 2010 елның 28 декабрендә федераль закон һәм шул көннән Россия Федерациясе законы нигезендә җинаять суд эшләрен башкару өлкәсендә вәкаләтләрне алып баручы, элек Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының структур бүлекчәсе булган һәм Россия Федерациясе прокуратурасы каршында тикшерү комитеты дип аталган мөстәкыйль федераль...
-
Сау бул, Чыршы!
Шатлык-сөенечләре, борчу-шатлыклары белән тагын бер ел артта калды. Якты өметләр, яңа планнар белән яңа елга атлап кердек. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникуллары көннәрендә дә эштә, халыкка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль булды. Район үзәгенең агрошәһәрчек микрорайонында, Южная Околица, Комаров һәм Гагарин урамнарында билгеләнгән график буенча Чыршы бәйрәмнәрен күңелле, оешкан...