Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстенлекләр

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, полиция участковыйлар өчен хезмәт биналары төзелеше, авария хәлендәге торактан күчерү, ветераннарга торак бирү һәм башка кайбер проблемалар тикшерелде. шулай ук агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагына бәйле хәлгә анализ ясалды. Видеоконференция тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев...

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, полиция участковыйлар өчен хезмәт биналары төзелеше, авария хәлендәге торактан күчерү, ветераннарга торак бирү һәм башка кайбер проблемалар тикшерелде. шулай ук агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагына бәйле хәлгә анализ ясалды.

Видеоконференция тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев объектлар төзелешенә җәлеп ителгән хезмәтләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аларның бүлекчәләре җитәкчеләре, агропром белгечләре белән киңәшмә үткәрде. Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт гыймадиевны юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

икенче өлештә сөт терлекчелеге мәсьәләсе тикшерелде. Хәзерге вакытта булган ана терлекләр сыйфаты, ит юнәлешендәге үрчем ачыкланды. Киләчәктә сөт савып алуны киметмәс өчен ит һәм сөт юнәлешендәге терлекләр картасын төзергә, баш санын аерып тотарга, терлекләрне асрау һәм ашату технологиясен кулланырга, булган таналарны сөт юнәлеше өчен файдаланырга кирәк. Андый программа эшләнергә һәм ул төгәл үтәлергә тиеш. Бүген хәлне яхшырту өчен терлекчеләргә йөкләмә җиткерергә, йомгак ясарга, хезмәткә түләүнең тиешле системасын кулланырга, технологик таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Киңәшмәдә сату өчен китерелгән иткә контроль, авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт һәм башка кайбер мәсьәләләр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X