Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алда яңа үрләр

2012 ел тәмамланды. Районның әйдәүче предприятиеләренең берсе - «Кама Тамагы» ААҖ өчен нинди булуы хакында рудник директоры Сергей Алешин сөйли. - Узган ел безнең өчен уңышлы булды, - ди "Кама Тамагы гипс руднигы"ААҖ генераль директоры Сергей Алешин. - Хезмәт коллективы алдына акционерлар куйган бурычлар тулысынча үтәлде. Бу очракта акционерларның да,...

2012 ел тәмамланды. Районның әйдәүче предприятиеләренең берсе - «Кама Тамагы» ААҖ өчен нинди булуы хакында рудник директоры Сергей Алешин сөйли.

- Узган ел безнең өчен уңышлы булды, - ди "Кама Тамагы гипс руднигы"ААҖ генераль директоры Сергей Алешин. - Хезмәт коллективы алдына акционерлар куйган бурычлар тулысынча үтәлде. Бу очракта акционерларның да, дәүләтнең дә, предприятие хезмәткәрләренең дә мәнфәгатьләре сакланды. Узган ел гипс ташы сатудан 257,5 миллион сум керем алдык, бу узган ел белән чагыштырганда 119 процент тәшкил итә. Бер хезмәткәргә хезмәт җитештерүчәнлеге 4000 тонна туры килә. Гипс ташы сатудан чиста табыш - 60 миллион сум. 85,3 миллион сумга якын салым һәм мәҗбүри түләүләр генә түләдек, район бюджетын 7 миллионга тулыландырдык. Хезмәт коллективына үзгәртеп коруга кадәр булган күләмдә гипс ташы чыгару һәм уртача хезмәт хакын 28 мең сумга җиткерү бурычы куелган иде. Әлеге бурычларны үтәдек. 2012 елда предприятие 700 мең тонна таш чыгарып 696 мең тоннасын кулланучыларга озатты һәм елына 800 мең тонна гипс ташы чыгаруга 5 елга лицензия алды.
- Чимал чыгаруны арттыру нәрсә белән нигезләнә? Кышкы чорда әзер продукция складларын тутырмас өчен сезгә эш атнасын кыскартырга туры килә, чөнки гипс ташы озатылмый.
- Беренчедән, агымдагы елда без икенче склад белән эшли башладык. Анда иң вак фракцияләр бушатыла һәм бу цемент җитештерүчеләр өчен билгеләнгән. Икенчедән, яңа технологияләр кертү хисабына, тагын да куәтлерәк техника файдаланып, предприятиенең куәтен 150 мең тоннага җиткерә алабыз. Биредә безнең инженер-техник персоналның хезмәте бик зур. Шахтада яңа вентеляция системасын файдалана башлаганнан соң без тагын да куәтлерәк техника белән эшли башладык. Мәсәлән, элек таш чыгаруда нигездә 7-10 тонналы машиналар кулланылса, хәзер 20 тонналылар эшли, ә шахтада һава тагын да чистарды.
Чиста һава күләме куәтле техника файдаланып кына калмыйча, аның санын арттырырга да мөмкинлек бирә.
- Бүгенге көндә сездә бораулаучылар хезмәте туклысынча механикалаштырылган, хәзерге вакытта сездә бу төр эшләрдә ничә кеше эшли?
- Әгәр элек Рудникта 26 бораулаучы булса, хәзерге вакытта 4 бораулау җайланмасында бары тик сигез кеше генә эшли. Без элеккеге СБУларны да файдаланабыз, алар бездә 70 нче еллардан кулланыла, шулай ук яңа УБШ-501, БУЭТ-3Т, БУЭ-1Н бар. Алар төрле - мобиль, электр белән эшли. Техник җиһазлау планы буенча 2012 елда техника алуга һәм төзелеш-монтаж эшләре үткәрүгә 40 млн.сумга якын акча тотылды. Май аенда икенче фронталь Либхер-L 566 төягече алдык, беренче андый төягеч 2011 елда алынган иде. Август аенда Т-25.01 тракторлы булдык. Сентябрь аенда ярдан йөзмә краннарга электр энергиясе бирү өчен ваклау- сортларга аеру участогында трансформатор подстанциясе һәм кабель хуҗалыгы монтажланды. Декабрь аенда УБШ-501А бораулау җайланмасына 9,4 млн.сум күләмендә акча күчерелде. Болар барысы да эшче кулларны киметүгә мөмкинлек бирә. Соңгы 20 елда предприятие штаты ике тапкыр диярлек кимеде.
- Сез чыгарылган ташны яр буенча өеп куймыйсыз, билгеле. Димәк, җитештерү күләмен арттыру яңа кулланучылар эзләүне күздә тота. Бу планда нәрсәләр эшләнә?
- Без яңа заказчылар эзлибез. Узган елда "Голден групп" Самара гипс эшкәртү предприятиесе җитештерелгән гипс ташының 10 процентын сатып алды. Ульяновск "Старатели" кулланучылары да шул ук күләмдә диярлек. Без шулай ук элеккечә Вольск, Ульяновск, Жигулевск, Аракчино предприятиеләре белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Мәскәү яны, Новосибирск, Свердловск өлкәсе предприятиеләренең игътибарын да безнең гипсның сыйфаты җәлеп итә. Уралда гипс чыгару предприятиеләре булуга карамастан, безгә киләләр. Төгәл куелган логик система безгә елга һәм тимер юл транспорты белән ташны кулланучыларга өзеклекләрсез җибәрергә мөмкинлек бирә. 2012 елда заказчылар белән эшләүдә үзгәрешләр дә булды. Барлык килешүләр 100 процентлы алдан түләү шартларында төзелде, ә элек күп кенә кулланучылар белән түләү графигын кичектереп килешү төзи идек һәм бу гипс ташын төяп озатуда темпларның кимүенә китерде. Предприятие производство программасын үтәү максатларында июль-август айларында кулланучылар адресына гипс ташын озату буенча интенсив эш алып барды. Июль аенда 130 мең тоннадан артык, августта 159 мең тоннадан артык таш озатылды, бу айлык гипс ташы озату буенча рекордлы күрсәткеч булып тора.
Без хезмәт куркынычсызлыгы турында да онытмыйбыз. Бу максатларга 1,8 млн.сум акча тотылган. 2012 елда безнең компания "Югары социаль нәтиҗәле Россия оешмасы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында актив катнашып "Җитештерү өлкәсендә производство травмаларын һәм һөнәри авыруларны киметү өчен" номинациясендә беренче урынны алды.
- Кабат кадрлар мәсьәләсенә кайтыйк. Күпчелек инженерлар гади халык арасыннан. Бу предприятие сәясәтеме яки очраклылыкмы?
- Элек предприятиенең ябык булуы мине гаҗәпләндерә иде, предприятие-поселок өчен, поселок-предприятие өчен. Ә хәзер биредә билгеле бер мәгънә күрәм. Тенештәге балалар кече яшьтән үк эшебезнең нечкәлекләрен күреп үсә. Ихтыяҗдан чыгып аларны укытырга тырышабыз, киләсе елларда предприятиегә таләп ителгән һөнәрләргә укырга җибәрәбез. Сүз югары белем турында гына бармый. Бүгенге көндә 5 студент Урал тау университетында, тагын икесе Свердловск тау техникумында белем ала. Безнең студентлар база белеме ала һәм кирәк булганда квалификацияләрен үзгәртеп предприятиедә тиешле белгечлек буенча да эшли ала. 10 кеше эшче һөнәрләренә укып кайтты. Предприятие базасында кадрлар әзерләү һәм кабат әзерләү секторында 13 кеше эшче һөнәренә укыды.
Әлбәттә, предприятиенең уңышы күпчелек очракта белгечләрнең грамоталы эше, эшчеләрнең үз бурычларын төгәл башкаруларына бәйле. Предприятие коллективы яхшы эшләмәсә, без уңышка ирешә алмаган булыр идек һәм мин барысына да намуслы эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә яңа көчләр белән эшкә тотынып, безнең коллектив тагын да югарырак үрләргә ирешә алыр, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев