Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кар эше

Кыш башыннан район үзәге урамнарыннан 400 кубометрга якын кар чыгарылган. Яңа елга кадәр райпо мәйданы кардан чистартылды, ә быелның беренче эш көнендә карны Калинин урамыннан ташыдылар, әмма эшләгәндә төягеч җимерелә. Техниканы ремонтлаганнан соң юлчылар автовокзал янындагы карны җыештыра башладылар. Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, урамнарны кардан...

Кыш башыннан район үзәге урамнарыннан 400 кубометрга якын кар чыгарылган.

Яңа елга кадәр райпо мәйданы кардан чистартылды, ә быелның беренче эш көнендә карны Калинин урамыннан ташыдылар, әмма эшләгәндә төягеч җимерелә. Техниканы ремонтлаганнан соң юлчылар автовокзал янындагы карны җыештыра башладылар. Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, урамнарны кардан чистарту эше белән шәхси эшмәкәр Ислам Вәлиев шөгыльләнә. көчле кар яуганда кирәк булганда шәхси тракторчылар да чакырыла.

Тротуарлар, парк юлларын, җәяүлеләр күперен кардан арындыруның төп авырлыгы «Кама Тамагы штп» муниципаль берәмлек башкарма комитетында килешү буенча эшләүче дүрт хатын-кыз иңенә төшә. Алар эшкә 1 гыйнварда ук Яңа ел төненнән соң район мәдәният йорты каршындагы мәйданны җыештырырга чыкты. Яңа ел каникуллары вакытында да аларга тротуарлар һәм күперләрне чистартырга туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев