Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сау бул, Чыршы!

Шатлык-сөенечләре, борчу-шатлыклары белән тагын бер ел артта калды. Якты өметләр, яңа планнар белән яңа елга атлап кердек. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникуллары көннәрендә дә эштә, халыкка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль булды. Район үзәгенең агрошәһәрчек микрорайонында, Южная Околица, Комаров һәм Гагарин урамнарында билгеләнгән график буенча Чыршы бәйрәмнәрен күңелле, оешкан...

Шатлык-сөенечләре, борчу-шатлыклары белән тагын бер ел артта калды. Якты өметләр, яңа планнар белән яңа елга атлап кердек.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникуллары көннәрендә дә эштә, халыкка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль булды. Район үзәгенең агрошәһәрчек микрорайонында, Южная Околица, Комаров һәм Гагарин урамнарында билгеләнгән график буенча Чыршы бәйрәмнәрен күңелле, оешкан төстә үткәрделәр. Аларда күпсанлы район халкы, кайткан кунаклар катнашты. Чыршы бәйрәмендә катнашучылар игътибар иткәндер- һәр җирдә яңа программа әзерләгәннәр, төрле әкият геройлары тамашачылар күңелен күтәрде, кызыклы конкурс, уеннар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итте.
Ниһаять, дүшәмбе, 14 гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы Чыршыны тантаналы ябу булды. Халык янә Чыршы янына җыелып рәхәтләнеп күңел ачты. Биредә үк район мәдәният бүлеге тарафыннан район мәктәпләре укучылары арасында игълан иткән "Яңа ел нәрсә ул?" дигән темага рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. I урынны иске Казиле, II урынны Красновидово, III урынны Рудник һәм Красновидово урта мәктәбе укучылары алды. Аларга мактау кәгазьләре, призлар тапшырылды. Оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Сау бул Кыш бабай, Кар кызы, яшел Чыршы! Елан елы һәркайсыбыз өчен дә уңышлы, имин килсен. Алдагы Яңа елларны да бергәләп исәнлектә каршы алырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X