Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кагыйдәләр һәркем өчен бер

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды. Анда участок инспекторы төзегән дүрт административ беркетмә тикшерелде. базларындагы суны урамга суырткан өчен Кама Тамагында яшәүчеләргә ике беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә гражданнар төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган. Җылы көз һәм шулай ук җылы башланып киткән ел җир асты суларының күтәрелүенә сәбәп...

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды.
Анда участок инспекторы төзегән дүрт административ беркетмә тикшерелде. базларындагы суны урамга суырткан өчен Кама Тамагында яшәүчеләргә ике беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә гражданнар төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган. Җылы көз һәм шулай ук җылы башланып киткән ел җир асты суларының күтәрелүенә сәбәп булды. Шәхси йорт хуҗалыкларында кышкы запас сакланган базларга су чыгып, барлык запасларны куркыныч яный. Хуҗалар әлеге проблеманы үз көчләре белән хәл итәргә тырышып, суны насос белән суырта һәм аны урамга агыза. Бу очракта суны бакчага агызу проблеманы хәл итми, чөнки бакчалар йортларда өскә урнашкан һәм су каткан җир өстеннән яңадан өйләргә керә. «Коммуналь челтәрләр» ААҖдан машина сорау бик кыйммәткә төшә, бигрәк тә пенсионерларга. Әмма тәртип бозучыларга салынган штраф - 2000 сум ассенизатор машинасына заказ биргәнгә караганда да кыйммәтрәк.
Ике тәртип бозучы 3,6 маддәне бозган өчен җавапка тартылды. Аларның берсе реклама урнаштыру кагыйдәсен бозган, икенчесе юынтык суларны тиешсез урынга түккән өчен. Дүрт закон бозучының утырышка өчесе генә килгән иде. Икесе комиссия карарын район суды аша дәгъваларга булды.
Күбесе кагыйдәләрнең катгыйлыгына гаҗәпкә калыр. Әмма газетабыз гражданнар аеруча еш бозган маддәләр турында берничә тапкыр язып чыкты. Әле җитмәсә әлеге кагыйдәләр белән җирле үзидарәдә һәм якындагы вакытта үзгәрешләр кертелгән кагыйдәләр урнаштырылачак район сайтында таныша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X