Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар тәрбиячеләр көненә «Бәйрәм бүген!» җырын тәкъдим итте

«Салават күпере» журналы бүгенге көндә Татарстанда иң зур тираж белән чыгучы балалар басмасы.

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның бөек татар шагыйре Г. Тукай сүзләренә язылган, күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи көенә иҗат ителгән «Бәйрәм бүген!» җырының видеосы чыкты.

«Балачакның һәр көне үзе бәйрәмгә тиң! Бу җырның 27 сентябрь көнендә чыгуы икеләтә бәйрәм, чөнки бу көнне илебездә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне билгеләп үтелә. «СалаваTik»ларның «Бәйрәм бүген!» җыры да аларга рәхмәтебез, хөрмәтебез булып яңгырасын», — дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Салават күпере» журналы бүгенге көндә Татарстанда иң зур тираж белән чыгучы балалар басмасы. Һәм күп очракта ул сабыйларга нәкъ тәрбиячеләр аша барып ирешә. Нәни дусларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, татар балалар матбугатына кызыксыну уяту эшендә тәрбиячеләр әйтеп бетермәслек зур эш башкара. Ә безнең журналларыбыз һәр тәрбиячегә эшендә ярдәмлек булсын иде. Максатларыбыз — уртак, ниятләребез — изге: җәмгыятебездә акыллы, миһербанлы, татар телендә аралашучан балалар тәрбияләү. Шуңа күрә, тәрбиячеләр көнендә аларга булган хөрмәтебезне җыр аша җиткерергә уйладык», — ди ул.

«Видеоның сценариесына килгәндә, нәни тамашачыларбызга ел әйләнәсендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрне искә төшерергә булдык. Календарьгә күз салсак, гаиләләребез белән билгеләп үтелә торган мөһим даталар шактый. Яңа ел, Халыкара хатын-кызлар көне, Белем бәйрәме һ.б. Шул даталарга туры китереп, видео «СалаваTik» төркеме артистларының гаилә фотолары белән баетылды. Сәхнә образларында күрергә ияләшкән «СалаваTik»ларны гадәти тормышчан фотоларын карау аларны яратып тыңлаучы нәни тамашачыларга да кызык булыр дип уйлыйбыз», — ди «СалаваTiк» проекты оештыручылары.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/salavatiklarnyn-bairam-bugen-yrynyn-videosy-cykty-5893955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев