Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«CалаваTik»лар милли бәйрәм – Сабантуй турында җыр чыгарды

Быел группа видеода милли уеннарга өстенлек бирә.

Интернетта "СалаваTik«ларның «Әйдә, киттек, Сабантуйга!» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен танылган шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗат иткән, көен композитор, виртуоз-баянчы Рамил Курамшин язган. 

Июнь ае балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм ае. нәкъ июньдә халкыбыз яраткан милли бәйрәм — Сабантуйны билгеләп үтә. «Сабантуйга багышлап беренче җыр гына чыгаруыбыз түгел. Моннан ике ел элек Руслан Чернов сүзләренә, Лилия Муллагалиева көенә язылган „Сабантуй“ җырының видеосы чыккан иде. Ул 112 мең карау җыеп өлгерде», — дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Роберт абый Миңнуллинның Сабантуй турында язылган шигырьләре күп булу табигый хәл. Ул 1986 елда «Яшь леничы» газетасына баш мөхәррир булып билгеләнә. Аннан соңгы еллар илебездә үзгәртеп кору еллары башлана. Һәм нәкъ менә шул дулкында газетаның исеме «Сабантуй» дип үзгәртелә. Исемнең идея авторы Роберт абый үзе була. 

«Быел видеода милли уеннарга өстенлек биреп, аларга басым ясарга тырыштык. Ул уеннарны балалар аеруча ярата бит. Җыр күңелле, шул ук вакытта мәгънәле килеп чыкеты. Тамашачыларыбыз да үз итәр дип ышанабыз» —ди Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik» мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсеннән соң, җәйге каникулларга китсә дә, төркем артистлары тулы куәттә эшли. Оештыручылар нияте буенча, җәй айларында нәни артистлар концертлар белән чыгышлар ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK