Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«АЛМА» төркеме яңа клип чыгарды

Төркемнең яңа җыры бию сәнгатенең барлык күңел борчуларын тарата алырдай көче турында.

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы дөнья күрде. «Бие» дип исемләнгән композициянең сүзләрен язучы Гөлнара Хәйдәрова иҗат итте, композиторы — Ислам Вәлиев.

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Төркемнең яңа җыры бию сәнгатенең барлык күңел борчуларын тарата алырдай көче турында.

«Тәнеңнең һәр күзәнәге кушылсын бу җырга... Без — яңа татар яшьләре, без кирәк бу чорга!» — дип җырлый яшь солистлар. Бу җыр белән алар яңа буын татар яшьләренә эндәшә, аларны бергәләп биергә, яңа киләчәк төзергә чакыра.

Яшь төркеменең яңа клибында биюләр бик күп булачагы исеменнән үк аңлашыла. Клипта үз тормышларын бию сәнгате белән бәйләгән, бию белән әсирләнгән профессиональ биючеләр дә катнаша. Алар арасында «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты, танылган хореограф Нурбәк Батулла, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, халыкара конкурслар лауреаты Анастасия Чепурина, Казан хореография көллияте студенты Зөһрә Фәйзрахманова, «Лагуна» бию һәм спорт клубы укучылары Рафаэль Дәүләтшин һәм Софья Задворнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клип группа алма