Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«АЛМА» төркеме яңа ел бүләге әзерләде

Яңа танышулар, дәртле биюләр һәм тәмле ризыклар ‒ болар барысы да «АЛМА» төркеменең яңа клибында

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме тыңлаучыларына җырлы-биюле һәм күтәренке кәефле клип тәкъдим итә. «Мин үзем» дип аталган җырның сүзләрен шагыйрә Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Риф Әхмәтов иҗат итте.

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Мин үзем» дип аталган җыр яшүсмерләрнең каршылыклы холкы һәм үз көчләренә ышанычы турында. Клипта Аделина белән Эмилия өй эшләреннән туеп, дуслар белән күңел ачарга уйлыйлар, ә Булат, һәрвакыттагыча, аларга ярдәмгә килә. Янда якын дуслар булганда чишә алмаслык мәсьәләләр юк. Җырның төп темасы шуннан гыйбарәт.

Яңа танышулар, дәртле биюләр һәм тәмле ризыклар ‒ болар барысы да «АЛМА» төркеменең яңа клибында. Карамыйча калмагыз, Кыш бабай да киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев