Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Тормыш – көндәлек хезмәт ул

Тормыш проблемаларсыз булмый, бу аңлашыла да, чөнки без һәрвакыт яшәү шартларын, көнкүрешебезне яхшыртырга омтылабыз. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәве җиңел түгел. Шуңа күрә урыннарда күчмә очрашулар уздыру, район җитәкчеләре белән әңгәмәләр аеруча әһәмиятле, анда бергәләп көнүзәк проблемаларны хәл итү юллары эзләнә. Кече Карамал Кече Карамал авыл мәдәният йортында муниципаль район...

Тормыш проблемаларсыз булмый, бу аңлашыла да, чөнки без һәрвакыт яшәү шартларын, көнкүрешебезне яхшыртырга омтылабыз. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәве җиңел түгел. Шуңа күрә урыннарда күчмә очрашулар уздыру, район җитәкчеләре белән әңгәмәләр аеруча әһәмиятле, анда бергәләп көнүзәк проблемаларны хәл итү юллары эзләнә.
Кече Карамал
Кече Карамал авыл мәдәният йортында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашуга Уразлино, Кече Карамал һәм Сатлыган авылларында яшәүчеләр җыелган иде.
Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин башкарылган эшләргә отчет ясады, алда торган планнар турында сөйләде.
Агымдагы елның 9 аенда Советның җиде утырышы булган, анда тугыз мәсьәлә тикшерелгән.
Башкарылган эшләргә килгәндә, Сатлыган авылына 1км 400 метр озынлыкта бишенче линия сузылган, 10 плафон куелган. Халыктан җыелган акча хисабына су насосы алыштырылган һәм 15 йортка су кертелгән.
Уразлино авылындагы зиратка халык ярдәме белән 80 метр озынлыкта тимер койма сузылган, капка урнаштырылган. Сатлыган авыл зиратын төзекләндерү өчен дә материал сатып алынган. Авыл халкы бу эштә финанс ярдәме күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәтле.
Кече Карамал авылына керү юлына вак таш җәелгән. Су үткәрү торбалары искергәнлектән 2 су колонкасы, су сыешлыгы ремонтланган, автобус павильоны куелган.
Өч торак пунктта яшәүчеләрнең шәхси хуҗалыкларында 128 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 58е сыерлар. Мөнир Габдулла улы халыктан баш санын саклап калуларын үтенде, сыер асраучы хуҗалыкларга республика бюджетыннан һәр баш сыерга 2 мең сум күләмендә субсидия бүлеп биреләчәген әйтте.
Аннан соң 50 ел бергә яшәгән Уразлино авылыннан Гафуровлар гаиләсенә муниципаль район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
"Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин урып-җыю эшләре йомгаклары һәм терлекчелек тармагындагы эшләр белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел да авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен уңай килмәде,һава шартлары югары уңыш үстерергә һәм аны җыеп алырга мөмкинлек бирмәде. Бөртекле культуралар тулысынча җыелып беткән, рапс һәм кукуруз гына калган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс хәле дә авыр, бүгенге көнгә хезмәт хакы бурычы 23 миллион сум тәшкил итә.
Уразлино авыл җирлегендә криминоген хәл турында полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев сөйләде.
Залдан сораулар да бирелде: алар терлекләрне көтүне оештыру (алар урамда караучысыз йөрергә тиеш түгел), Уразлино авылында электр челтәрендәге көчәнешне нормага салу, Сатлыган авылында яшәүчеләргә медицина күрсәтү эшен яхшырту, урамнарга вак таш җәю, Кече Карамал авылында мәдәният йортына ремонт ясау турында булды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.
Илдар Рамазанов районда торак, юллар, спорт мәйданчыклары төзү турында мәгълүмат бирде, киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыелыштан соң шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.
Шушы ук көнне җыелыш Олы Салтык авыл җирлегендә дә булып узды. Җирлек башлыгы Хәлим Ибәтов башкарылган эшләрдән түбәндәгеләрне әйтеп үтте: Олы Салтыкта суэтем башнясына яңа гидрант куелган һәм янгын сүндерү җиңсәсе сатып алынган, будка ясалган һәм аны урнаштырасы гына калган, китапханәнең түбәсе, мәчет рәшәткәсе алыштырылган, Олы Салтык һәм Даныш мәдәният йортларына сигнализация куелган, түбәләре янгынга каршы махсус сыеклык белән эшкәртелгән, газ торбаларына һәм электр линияләренә комачаулаучы агачлар киселгән.
Олы Мәрәтхуҗа авылында суэтем башнясында насос алыштырылган, яктылыкны көйләүче реле куелган, автбус павильоны урнаштырылган. Данышта чишмә төзекләндерелгән, зиратны тимер сетка белән әйләндереп алу тәмамланып килә, клубка яңа электр казаны куелган, янгын сүндерү өчен мотопомпа сатып алынган. Авыл халкы һәрчак терлек үстергән, чөнки бу гаилә бюджетына зур өстәмә, иренмичә эшлә генә. Хәлим Хәмидулла улы билгеләп үткәнчә шәхси хуҗалыкларда терлек асрау буенча бу авыл җирлеге районда алгы урында тора. Авылда мул яшиләр. Агымдагы елның 9 аенда 11 хуҗалык 1 млн.820 мең сумлык ташламалы кредит алган. 1 октябрьдә авыл җирлегендә 16 көпчәкле трактор, 11 йөк машинасы (шуның 5се Камаз), 39 мотоблок исәпләнә, шулай ук башка төр техника да бар.
Шул ук вакытта проблемалар да кала. Бу суэтем башняларын ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары җиһазлау, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү.
Авыл хуҗалыгындагы эшләр һәм проблемалар турында "Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсе җитәкчесе Рашат Мотыйгуллин сөйләде. Уртача тәүлеклек үсешне һәм сөтне арттыру өстендә эшләргә кирәк. Сөт узган елның бу чорына караганда 2 килограммга ким савыла. Алар кышка терлек азыгы белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре алып барыла. Техниканы кышкы саклауга кую бурычы тора. Бу теманы "Кама Тамагы"АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин дәвам иттерде.
Полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев авыл җирлеге территориясендә сенаж һәм сөт урлау фактлары, терлекләрне күзәтүчесез чыгарып җибәрү, хуҗасыз этләр һәм башка хокук тәртибе бозулар турында сөйләде.
Җыелышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев