Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Сезнең авыл – сезнең йорт

Узган җомгада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова 2013 ел йомгаклары буенча җирлек эше турындагы отчетын демографик күрсәткечләрдән башлады. Балалар бакчасына йөргән өчен түләүләрнең сизелерлек артуы сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өчтән бере бакчага йөрми икән. Җирлек башлыгы...

Узган җомгада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты.

Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова 2013 ел йомгаклары буенча җирлек эше турындагы отчетын демографик күрсәткечләрдән башлады. Балалар бакчасына йөргән өчен түләүләрнең сизелерлек артуы сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өчтән бере бакчага йөрми икән.

Җирлек башлыгы төзекләндерү планында эшләнгән эшләргә дә тукталды. Казан урамындагы җәяүлеләр күпере ремонтланган, зират территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә, каты көнкүреш калдыклары өчен берничә контейнер куелган.

Совет һәм колхоз урамнарына суүткәргеч салынган, соңгысында- авылда яшәүчеләр көче белән. Күптән көтелгән су Сөйкидәге амбулаториягә дә килеп җиткән. Җирлектә шулай ук суэтем башнясы һәм ике су колонкасы ремонтланган.

Аннан соң Людмила Ивановна алдагы җыелышларда күтәрелгән сорауларга тукталды, болар: райпо кибете эше, урамнарны яктырту, хуҗалыклардан җыелган итне сату һәм мәдәният йортында кадрлар мәсьәләсе. Райпо кибете эше һәм товар ассортиментыннан халык канәгать. Урамнарны яктыртуга килсәк, авыл җирлеге 2014 елда шул исемендәге республика программасына кертелде, мәдәният йортындагы кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән.

Халыкның ит сатуына килсәк, аны арзан бәядән Чуашиядән килүчеләргә биреп җибәрә, чөнки башка сату урыны юк. Җирлек башлыгы киләсе елга планнар белән дә бүлеште. Авыл җирлегендә урамнарга вак таш җәяргә уйлыйлар. Бу эштә авыл җирлегенә халык тарафыннан ярдәм кирәк. Җирлек территориясендә төзелгән территориаль иҗтимагый җирле үзидарә әлеге һәм башка мәсьәләләрне оештырачак һәм контрольдә тотачак. Инициатива төркеменә кергән Надежда Гончарова җирле үзидарәнең халык белән уртак тел тапканда гына яхшы эшләячәге турында сөйләде.

Зөфәр Галимуллович республика масштабында өч районның гына бу юнәлештә актив эшләвен ассызыклады, бездә исә ТИҖлар күп кенә позицияләр буенча калыша, ә дәүләт безне үз авылларыбыз турында кайгыртырга этәрә.

"Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе эше турында аның җитәкчесе Сергей Борисов отчет ясады.

Сөйки авыл җирлегеннән муниципаль район Советы депутаты Миндел Шәмсетдинов сайлаучылар белән очрашканнан соң Җиңүнең 70 еллыгына обелискны ремонтларга, мәктәп өчен яңа яшелчә саклагыч төзергә вәгъдә бирде. Сөйкилеләргә кунакка килгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов агымдагы елда безнең район катнашачак Федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, алда торган иң зур бурычларның берсе- авыл хуҗалыгына ярдәм итү. «Киләчәктә агрохолдингларның үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру яклы булачакбыз», - диде ул. Зөфәр Гарәфиев райондагы эшләргә тукталды. Районның авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү күләме кимесә дә, республика программалары буенча юллар, торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше актив алып барылган.

Аннан соң сорауларга күчтеләр, залдан авыл эчендәге юлларга таш җәю, күперне ремонтлау, авылда аптека булмавы, газга тарифлар артуы, ашыгыч ярдәм машинасының төзек булмавы турында сораулар бирелде.

Кирельск авыл җирлегендә еллык отчет белән халык алдында җирлек башлыгы Валентина Лазарева чыкты. Ул сүзне бүгенге көндә ачык калган мәсьәләләрдән башлады - болар Ишемгә кадәр юл, Кирельскийда балалар мәйданчыгы төзелеше. Шул ук вакытта Ишемдә интернетның булмавына тукталды. Валентина Александровна җирлектә имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр белән башкарылган эш турында да сөйләде. Ел дәвамында торак пунктны төзекләндерү планында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде.

Мордва Каратаенда ТИҖ инициатива төркеме вәкиле Ирина Окунева җирле үзидарә эше, авылдагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән кешеләр турында сөйләде. Бу юнәлештә Кирельскийдагы эшләргә кагылышлы мәсьәләләргә Зөфәр Галимуллович түбәндәге аңлатма бирде: "Мин Кирельскида яшәүчеләр арасында бердәмлек сизмим, инициатива күрсәтмиләр, бер-берегездән аерым яшәргә тырышасыз". Полициянең участок уполномоченныйлар бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Бикмуллин авыл җирлекләрендәге оператив хәл белән таныштырды. "Кама Тамагы" АХПның Кирельск бүлекчәсендәге ел йомгаклары турында агрофирма директоры Рифат Вәлиев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, безнең район өчен сөт җитештерү аеруча рентабельле, әмма хәзерге вакытта күрсәткечләр яхшы түгел.

Сайлаучылар алдында МР Советы депутаты Фәнис Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул халыктан иждивение позицияләрен куеп торып, авылны төзекләндерү эшендә активрак катнашырга чакырды.

Очрашуга Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады. Ул муниципаль район территориясендә тормышка ашырылучы программалар, юллар, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше, социаль әһәмиятле программалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X