Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Конструктив сөйләшү

Агымдагы елның тугыз аенда районны социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча шәһәр һәм авыл җирлекләрендә МР башлыгы белән очрашулар дәвам итә. Поселокның көнбатыш өлешендә яшәүчеләр өчен район җитәкчелеге белән чираттагы очрашу 11 ноябрьдә авылара үзәк китапханәдә үткәрелде. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев «Кама Тамагы» муниципаль берәмлек хезмәтенең халык арасында тиешле аңлату эшләре алып...

Агымдагы елның тугыз аенда районны социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча шәһәр һәм авыл җирлекләрендә МР башлыгы белән очрашулар дәвам итә.
Поселокның көнбатыш өлешендә яшәүчеләр өчен район җитәкчелеге белән чираттагы очрашу 11 ноябрьдә авылара үзәк китапханәдә үткәрелде. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев «Кама Тамагы» муниципаль берәмлек хезмәтенең халык арасында тиешле аңлату эшләре алып бармавын тәнкыйтьләде, нәтиҗәдә микрорайонда яшәүчеләр очрашуга аз килгән. Ә мондый очрашуларда халыкны борчыган мәсьәләләр уртага салып хәл ителә, аларның үтәлеше контрольгә алына.
"Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге эше турындагы мәгълүмат белән поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев чыкты.
Аның чыгышын дәвам итеп район башлыгы Заовражный Каратайда хәзергәчә кыргый киндер үсүче урыннар юкка чыгарылмаганлыгын билгеләде. Нияз Илгиз улы үз чыгышында яшүсмерләрнең законсыз гамәлләренә ризасызлык белдерде, алар баганаларны аудара, лампочкаларны вата, ә бу уңайлыклар барысы да халык өчен эшләнгән бит.
Коммуналь челтәрләр директоры Олег Хахалев оешманың төп бурычын билгеләде: ул халыкны су белән тәэмин итү һәм канализация.
Үзенең кыска чыгышында полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин халыкка мөрәҗәгать итеп, үз милекләрен саклауда сакчыл булырга өндәде.
Җыелышка йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Зөфәр Галимулла улы залдан язмача бирелгән сорауларны укыды, аларга җавап бирде. Аерым алганда, алар агрошәһәрчектә спорт мәйданчыгына утлар кую, поселок эчендәге юллар турында иде.
Районны социаль-икътисадый үстерү буенча агымдагы елның тугыз айлык эш йомгаклары турында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең халык белән очрашулары тәмамланып килә.
Соңгы очрашуларның берсе район мәдәният йортында үткәрелде һәм аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин җитәкчелек итте. Очрашуны ачып Газинур Әүхәт улы билгеләп үткәнчә, җыелышларда халыкны борчыган мәсьәләләрнең барысы да контрольгә алына һәм аларның һәркайсы буенча мәсәләнең кайсы хезмәткә, оешмага кагылуына карап җитәкчеләр теге яки бу проблеманы хәл итү буенча эш йомгаклары турында район җитәкчелеге алдында отчет ясый.
поселок башлыгы урынбасары Нияз Илгиз улы "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлегенең агымдагы елның 9 айлык эш йомгаклары турындагы чыгышын статистик күрсәткечләр белән таныштырудан башлады, алар исә җирлекнең эш нәтиҗәләре, алга куелган бурычларны билгели. Шулай ук төзекләндерү планында агымдагы елда башкарылган зур эшләр белән таныштырды. Болар поселокны санитар чистарту, санкцияләнмәгән зур чүплекләрне бетерү, контейнерлар мәйданчыклары булдыру, чәчәк түтәлләре өчен 480 тонна кара җир кайтарту, юл билгеләре кую, даими рәвештә өмәләр үткәрү, коммуналь һәм Горький урамнарында электр линиясе баганаларын алыштыру. Киләсе елга планнар да бар: "Агрошәһәрчек микрорайонында урам утлары электр линиясен реконструкцяләү, Нияз Илгиз улы үз чыгышында җирлек масштабында "Чиста су" программасын тормышка ашыру мәсьәләсенә тукталды. Бүгенге көнгә Уразлино ятмасында 4 скважина борауланган, кыр урамына кадәр 2 км озынлыкта суүткәргеч сузылган. Бу эшләр күп көч сораса да, халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итү өчен дәвам итәчәк.
Шулай ук Заовражный Каратайда 250 метр озынлыкта суүткәргеч линиясе сузылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь челтәрләр поселокта иске суүткәргеч линияләрен реконструкцияләү һәм алыштыру эшен план нигезендә дәвам итә. Поселокта төзекләндерү эшләренә кире кайтып, Нияз Илгиз улы Мәктәп күлендәге электр лампочкаларының җәй айларында тулысынча сафтан чыгуын билгеләде, шулай ук яшүсмерләр Җиңү Паркында да "яхшы эш" башкарган, биредә плафоннарның күбесен ватканнар. Шушы фактларга аңлатма биреп, поселок җитәкчесе урынбасары моңа җитдирәк карарга, мөмкинлек булганда аларны кисәтергә тәкъдим итте. Ул үз чыгышында юллар ремонтлау, тротуарлар төзелеше, торак ремонтлау, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мәдәни-масса эшләре турындагы сорауларга җавап бирде, территориаль җирле үзидарәләр төзү турында сөйләде.
Аннан соң коммуналь челтәрләр директоры Олег Хахалевка сүз бирелде, ул җирлек территориясенә кергән компанияләр эшчәнлеге турындагы сорауларга җавап бирде. Олег Николаевич билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә коммуналь челтәрләр финанс кыенлыгы кичерә, бу беренче чиратта халыкның коммуналь хезмәтләр өчен 2 млн. сумнан артык бурычы булу белән аңлатыла. Шуңа да карамастан, оешма суүткәргеч линияләрен реконструкцияләү буенча эшләрне дәвам итә. Биологик чистарту корылмалары төзү һәм реконструкцияләү буенча да күп эш башкарыла. Халык җәйге чорда су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган өчен Олег Николаевичка рәхмәт белдерде.
Район үзәгендә полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин халыктан тагын бер кат караклар кармагына эләкмәүләрен үтенде.
Газинур Әүхәт улы үз чыгышында районның социаль-икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде, райондагы тормыш эшчәнлеге өлкәләрен яктыртты, киләсе елга планнар турында сөйләде.
Очрашуга килүчеләрнең дә район җитәкчелегенә сораулары бар иде. Күп балалы гаиләнең җир участогын сата алмавы турында сорау яңгырады, шулай ук урам утлары, юллар торышы турында да сүз булды. "Чайка" кафесы янындагы тукталыш павильоны төзелеше ачык калды. Социаль найм буенча резерв торагы кирәклеге турындагы сорау да булды. Газинур Әүхәт улы сорауларга җавап бирде, аларның кайберләре контрольгә алынды.
Агымдагы елның тугыз аенда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча шәһәр һәм авыл җирлекләре отчет җыелышларының соңгысы узган чәршәмбедә Куйбышев Затон муниципаль берәмлегендә үтте, аны җирлек башлыгы Елена Сороковнина бу чорда башкарылган эшләр турындагы отчет белән ачты. Район җитәкчелеге белән очрашуга халык күп килгән иде. Елена Сороковнина ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, шулай ук елгачылар поселогын төзекләндерүдә актив катнашкан оешмаларны билгеләде.
Бүгенге көндә үз эшен күрсәткән территориаль иҗтимагый үзидарә турында сөйләде. Совет урамына таш җәелгән. Бу халыкның бергә җыелганда нәрсәләр эшләргә сәләтле булуын күрсәткән ачык мисал.
Муниципаль берәмлек башлыгы халыктан бер-берсенә ихтирам белән карауларын үтенде, шул ук вкытта арабыздан китүчеләргә хөрмәт йөзеннән зиратны төзекләндерүдә актив катнашырга чакырды.
Полициянең участок уполномоченные Рәмис Нәҗмиев узган чорга отчет ясады. Аннан соң катнашучылар җитәкчелеккә үзләрен борчыган сорауларны яудырды - борчылып сорау биргәндә, кешеләр хәтта урыннарында да утырып тора алмады. аларны поселокта юлларның начар булуы борчый. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллинга гына түгел, МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов, шулай ук коммуналь челтәрләр директоры Олег Хахалевка да җавап бирергә туры килде. Алар аңлатканча, киләчәктә поселокта суүткәрү системасын алыштыру күздә тотыла, шуңа күрә урамнарга асфальт җәюнең мәгънәсе юк. Торбалар салынган урыннарда барлыкка килгән чокыр-чакырларга өстәмә рәвештә җир салыначак.
Моннан тыш, поселокта яшәүчеләрне вакытлы матбугат чараларын таратуның кайчан җайга салыначагы турындагы сорау борчый. Халык бу сорауны район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Айдар Айтугановка бирде. Ул бу проблеманың бетереләчәген вәгъдә итте.
МР башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисовага да сорау бирделәр: Россия Федерациясе законы нигезендә ятим бала опекуны балалар бакчасына йөргән өчен түләргә тиеш түгел, әмма Затонда яшәүчеләр түли икән. Бу сорауга җавап түбәндәгечә булды: "Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөргән өчен түләү карары муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә кабул ителә. Әмма күптән түгел генә кабул ителгән ТР законы нигезендә социаль яклау органнары аша түләнгән акча кире кайтарыла». Бу сүзләрне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина да раслады.
Залдан поселоктагы базар территориясен тәртиптә тоту, контейнер мәйданчыкларын чистарту, парк урамындагы 17 нче йортны капиталь ремонтлау, хуҗасыз этләрне тоту (бу торак пунктта алар бик күп җыелган һәм хәтта аларның кешеләргә ташлану очраклары да булган) турындагы сораулар күтәрелде.
Куйбышев Затон штпда тикшерелгән барлык проблемалар да район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды һәм алар мөмкинлек буенча хәл ителәчәк.
Ләйсән Гыйлметдинова, Гоар Кетцян,Елена Гаврилкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X