Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Халык алдында отчет тоттылар

Көрәле Варварино авыл җирлегендә яшәүчеләр узган пәнҗешәмбедә җирле үзидарә, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә, агрофирма бүлекчәсе вәкилләренең 2013 елда башкарылган эшләргә отчеты һәм 2014 елга планнар турында отчетларын тыңларга, шулай ук мр башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, район хезмәтләре вәкилләренә сораулар бирер өчен Көрәле авылы клубына җыелды. Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин...

Көрәле

Варварино авыл җирлегендә яшәүчеләр узган пәнҗешәмбедә җирле үзидарә, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә, агрофирма бүлекчәсе вәкилләренең 2013 елда башкарылган эшләргә отчеты һәм 2014 елга планнар турында отчетларын тыңларга, шулай ук мр башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, район хезмәтләре вәкилләренә сораулар бирер өчен Көрәле авылы клубына җыелды.

Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин үз чыгышында авылдагы проблемаларга тукталды: төзелгән мәчет әлегә җылытылмый, әмма бу планда эшләр алып бара. Һәм тиздән бу мәсьәлә көн тәртибеннән алыначак. Янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзелешен төгәлләгәннәр, әмма эшчеләргә хезмәт хакы буенча бурыч бар. Бу сорауга район башлыгы аеруча игътибар биреп, аны хәл итәргә кушты. Җирлек башлыгы шулай ук планнар турында да сөйләде: варварино авылында суүткәргеч (700 метр) салу күздә тотыла. Зөфәр Галимулла улы аның чыгышын туктатып, җирлек башлыгының торак пунктларны төзекләндерү планында даими борчылуын ассызыклады һәм бу сыйфатны яхшы яктан билгеләде. "Алга куелган бурычларны үтәүдә аның энтузиазмы шатландыра. Авылга кадәр асфальт салырга, клубка кадәр юлга вак таш җәяргә, суэтем башнясындагы автоматны алыштырырга кирәк иде- Рушан Нотфуллин боларның барысын да башкарып чыкты һәм киләчәккә яңа планнар билгели. Менә шулай эшләргә кирәк",- дип билгеләде район башлыгы.

Җирлектә территориаль иҗтимагый җирле үзидарә оештыру турында Лилия Нуруллина сөйләде. Район башлыгы аның чыгышына аңлатма биреп, әлеге оешманы төзүнең максаты белән таныштырды. "Кама Тамагы" АХПның Варварино бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге эшләр турында сөйләде, алар өчен әһәмиятле булган кадрлар мәсьәләсенә тукталды. Зөфәр Галимулла улы аның чыгышын дәвам итеп, районда терлекчелек тармагына тискәре бәя бирде һәм бүлекчәдә килеп туган хәлдән чыгу юлын табарга кирәклеген билгеләде.

Полициянең участок уполномоченные Илнур Гыйниятов авыл җирлегендәге оператив хәлгә аңлатма бирде.

Залда утыручылар җир пайлары өчен түләү мәсьәләсен күтәрде. Дамир Вәкил улы билгеләп үткәнчә, бу планда проблемалар булырга тиеш түгел. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев очрашуга йомгак ясап, районда республика һәм федераль программалар үтәлеше турында сөйләде.

Олы Бортас

Җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев узган елда Балчыклы һәм Олы Бортас торак пунктларында башкарылган эшкә отчет ясады. Радик Солтан улы сүзен төзекләндерү эшләреннән башлады: авылларда һәм зиратта агачлар киселгән, авыл эчендәге юллар тигезләнгән, урамнарга утлар куюда билгеле бер эшләр башкарылган, клубка газ счетчигы урнаштырганнар һәм шунда ук ишек куйганнар. Мәктәп автобусы өчен павильон бар.

Аннан соң җирлек башлыгы агымдагы ел планнарына тукталды. Аерым алганда, клубка косметик ремонт кирәк, суэтем башнясында насос алыштырылачак. Шулай ук Олы Бортас авылы янындагы элмә тактага торак пункт тирәсендә урнашкан авылларны да өстәргә кирәк.

Катнашучылар алдында территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Суфия Җәләлиева чыгыш ясады, ул агымдагы елда башкарылырга тиешле кайбер эшләргә тукталды: поселок эчендәге юлларга вак таш җәю һәм эчә торган суның сыйфатын яхшырту.

Полициянең участок уполномоченные үз участогындагы оператив хәлгә аңлатма бирде.

"Кама Тамагы" АХПның Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев үсемлекчелек һәм терлекчелектәге эш күрсәткечләре белән таныштырды, киләчәккә планнар билгеләде. Район башлыгы килеп туган хәлне тәнкыйтьләп, урындагы күрсәткечне арттыру планында яхшырак эшләргә һәм конструктив карарлар табарга тәкъдим итте.

Аннан соң МР башлыгы безнең район 2013 ел дәвамында катнашкан максатлы программалар турында сөйләде. Шуларның берсе- "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы" Балчыклы авылына да килгән. Биредә ФАПны ремонтлау өчен 100 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Ахырдан Зөфәр Галимулла улы элеккеге имам Рәшит Исламовка нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды. Җыелыштан соң район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.

Чираттагы гражданнар җыелышлары Олы Яңасала һәм Красновидово авылларында үткәрелде.

Олы Яңасалада аны җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев ачты, ул бер елда башкарылган эшләргә отчет ясады, эштә уңай алга китешләр һәм җитешсезлекләргә тукталды. Салымнар җыю планы 102 процентка үтәлгән. Кышын урамнар вакытында кардан чистартыла, җәен чүп үләннәре чабыла, зират рәшәткәсен ремонтлаганнар, шунда ук йортчык ясап куйганнар. Шул ук вакытта проблемалар да бар. Җәй көне булган давыл шәхси йорт хуҗаларына һәм җәмәгать корылмаларына җитди зыян салган. Исфан Хәкимулла улы авылны төзекләндерүдә катнашкан актив ярдәмчеләрнең исемнәрен атады. Авыл җирлегендә авыл көне, дини бәйрәмнәр бердәм үткәрелә. Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар гына укыса да хоккей тартмачыгы буш тормый. Анда Олы Кариле мәктәбендә укучылар спорт белән шөгыльләнә. Әмма авылда яшәүчеләрнең бу хакта үз фикере. Алар Олы Яңасала һәм Шәпкәдә үткәрелгән өмәләргә халык аз чыга дип саный. халыкны бүген урамда йөрүче этләр күбрәк борчый, чөнки алар җәяүлеләргә җитди куркыныч тудыра. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Равия Гомәрова мәчет төзелешенә акча кирәк булганлыгын әйтеп үтте, җыелган акча гына җитми икән. Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев авылдагы төп проблемага тукталды. Авылга спиртлы эчемлекләр яратучы Лашмановлар гаиләсе кайтып урнашкач эчүчеләр саны арткан һәм нәтиҗәдә административ хокук бозулар күбәйгән. Моннан тыш, Дмитрий Лашманов наркотик матдәләр саклаган өчен дә хөкем ителгән булган. Илмаз Вәлиев халыктан таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булуларын үтенде.

Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сөйләнгәннәргә йомгак ясады. Ул бүгенге көндә районда алып барылучы республика һәм федераль программаларга тукталды, узган елгы йомгаклар һәм 2014 елга планнар турында сөйләде. Район башлыгы хәйриячеләрне авылдан чыккан эшмәкәрләр арасыннан эзләргә, территориаль иҗтитмагый җирле үзидарә эшен активлаштырырга, спиртлы эчемлекләрне күп кулланучыларга һәм законсыз аракы сатучыларга карата чара күрүне көчәйтергә тәкъдим итте.

Шәпкәдә яшәүчеләр мәктәп автобусы турында сорау бирде. Ул авылга кадәр керми, чөнки таудан менә алмый. Балаларга көн саен теләсә нинди һава шартларында автобуска кадәр чыгарга кирәк. Биредә юл идарәсенә автобус авылга кадәр керсен өчен юлны әзерләргә кушылды.

"Кама Тамагы"АХПның Олы Яңасала бүлекчәсе эше турында җитәкче Рәшит Гыймадиев отчет ясады.

Красновидовода отчет доклады белән җирлек башлыгы Владимир Оленин чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, өч торак пунктта да эшләр барлык юнәлешләрдә алып барылган. Болар авылны һәм зиратны төзекләндерү, юллар, суүткәргеч, һәйкәлләрне ремонтлау. Шулай ук биредә дә проблемалар күп. Бортаска кадәр юлны эшләсәләр дә, авыл эчендәге тулы бер урам юлын көчле яңгыр юган.

Владимир Павлович, Рәшит Сәйфуллин һәм Павел Власичевка урамнарга утлар кую, юл кырыйларын чаптыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Красновидовода капиталь ремонттан соң күп фатирлы йорт яңарган, Бортаста ФАП ремонтланган. Бүгенге көндә авылларга интернет тоташтырылган. Владимир Павлович кыскача 2014 ел планнарына да тукталды. "Без берничә программада катнашырга уйлыйбыз, трансформатор подстанциясен алыштыруны, зират рәшәткәсен ремонтлауны планлаштырабыз, күп балалы гаиләләр өчен торак төзелеше программасына керәчәкбез". Биредә дә халыкны урамнарда йөрүче хуҗасыз этләр борчый икән, авыл яшьләре спорт белән шөгыльләнсен өчен тренер кирәк.

Бортаста халык белән башкарылган эшләр турында китапханәче Ирина Гришина сөйләде. "Кабул ителгән карарлар авылда яшәүчеләргә хәбәр ителә. Берәү дә эштән баш тартмый. Зиратны җыештырырга, су колонкаларын ремонтлауга бердәм чыгалар. Халыктан җыелган акча максатлы тотыла, җыелышларда теге яки бу эш өчен җаваплылар тотылган акчага отчет ясый".

"Кама Тамагы" АХПның Красновидово бүлекчәсе эше турында җитәкче Зөфәр Таһиров отчет ясады.

Чыгышлардан соң Зөфәр Гарәфиев халык белән аралашты. Алар район башлыгына торак пунктларга кагылган һәм шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев