Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Авылның киләчәге ышанычлы кулларда

Декабрь аенда үтәчәк гомумроссия гражданнарны кабул итүгә әзерлек кысаларында районда муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчә секретаре Зөфәр Гарәфиев авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнарны күчмә кабул итү дәвам итә. Красновидово. 17 октябрьдә торак пунктта яшәүчеләр һәм район хезмәтләре вәкилләре мәдәният йортына җыелды. Биредә Зөфәр Галимулла улы халык белән...

Декабрь аенда үтәчәк гомумроссия гражданнарны кабул итүгә әзерлек кысаларында районда муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчә секретаре Зөфәр Гарәфиев авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнарны күчмә кабул итү дәвам итә.
Красновидово. 17 октябрьдә торак пунктта яшәүчеләр һәм район хезмәтләре вәкилләре мәдәният йортына җыелды. Биредә Зөфәр Галимулла улы халык белән очрашты. Җирлек башлыгы Владимир Оленин агымдагы елның тугыз аена отчет ясады, авыл тормышындагы төп моментлар- авыл эчендәге юллар, Рус Бортасына керү юлы төзелеше, суүткәргеч салу, суэтем башнясын ремонтлау мәсьәләләренә тукталды. Красновидово авылында йортларның биектә һәм түбәнлектә урнашуы сәбәпле, су аларга берүк вакытта барып җитми. Зөфәр Галимулла улы халык ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен тиешле карар кабул итәргә кирәклеген ассызыклады.
Торак пунктларны төзекләндерүдә зур эшләр башкарылган. Владимир Павлович шулай ук Красновидовода ике катлы торак йортны капиталь ремонтлау, өч контейнер мәйданчыгы төзелеше, янгынга каршы чаралар - яңа мотопомпа сатып алу (аны урта мәктәпнең җылытылган складына куйганнар) турында сөйләде.
Аннан соң "Кама Тамагы" АХПның Красновидово бүлекчәсе җитәкчесе Павел Конов сүз алды, ул бүлекчәнең терлекчелектәге һәм үсемлекчелектәге эшләр торышы белән таныштырды. Хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы 10 мең сумнан артып киткән. Биредә фермада эшче куллар җитешми, хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Шул ук вакытта җир пайлары арендасы өчен вакытында түләмәү сәбәпләрен аңлатты.
Полиция участок уполномоченные Илнур Гыйниятов авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды.
Җыелышка район башлыгы йомгак ясады. Зөфәр Гарәфиев билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы район өчен элеккечә төп һәм әһәмиятле мәсьәлә булып кала, шул исәптән терлекчелек тармагы да.
Аннан соң район башлыгы җыелышка килүчеләр белән сөйләште. Халык үзләрен борчыган: яшьләрнең ялын оештыру, Красновидово авылында балалар бакчасының эш режимы, Заовражная урамына өстәмә вак таш җәю турындагы сораулар булды. Бюджет оешмасында эшләп чыккан пенсионерлар өлкәннәр көнендә игътибарсыз калган. Рус Бортасында яшәүче авылга керү юлына асфальт җәю, юл кырыена агачлар утыртуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, һәр йортка су кертү, урам утлары турында да сүз булды.
Кече Салтык. Көзге яңгыр сибәләп торуы һәм авыл эчендәге юлларның пычрак булуына карамастан, мәдәният йортына кеше күп җыелган иде. Җыелышны традиция буенча җирлек башлыгы агымдагы елның тугыз аена башкарылган эш турындагы отчет белән башлап җибәрде.
Ул җирлектәге проблемаларга тукталды. Болар юллар торышы, Кече Салтыкта плотинаны ремонтлау, Кече Мәрәтхуҗа авылында юлларга вак таш җәю һәм су кертү.
Аннан соң авыл хуҗалыгы берләшмәсе агрономы Динар Исмәгыйлевка сүз бирелде, ул хуҗалыктагы эшләр турында сөйләде. Шунда ук җир пайлары арендалауны һәм хезмәт хакы өчен түләү турында да сүз булды.
Полициянең участок уполномоченные Илнур Гыйниятов хокукый планда эшләр торышы белән таныштырды.
Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин йомгаклау сүзе белән чыкты, ул агымдагы елның тугыз аенда районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, шулай ук халык үтенечләрен тыңлады һәм аларның берсе дә район хезмәтләре игътибарыннан читтә калмаячак дип ышандырды.
Узган җомгада муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин Варварино һәм Олы Яңасала авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.
Көрәле. Чыгышлар башланганчы халык берничә ай хезмәт хакы алмауларына зарланды. Һәркемгә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк, туклану продуктлары да кыйммәтләнә...
Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин үз чыгышын мәһабәт бина - сап-сары бүрәнәдән авыл мәчетен төзеткән эшмәкәр Айрат Сәфәровка авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтүдән башлады. Аннан соң агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшкә отчет ясады һәм алда торган чорга бурычларны билгеләде.
Җирлектә күп эшләр башкарылган: янгын депосын төзеп бетерергә кирәк, ә машинаны алып кайтканнар инде, ул әлегә Кама Тамагы штпда тора. "Район башлыгына зур рәхмәт, агымдагы елда варваринолылар асфальт юлдан йөри, ә көрәледәге юлга клубка кадәр вак таш җәелгән. Без бу эшләрне озак еллар көттек",-диде Рушан Нотфуллин.
Ике авылда суэтем башнясында автомат алыштырылган.
"Кама Тамагы" АХПның Варварино бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров авыл җирлеге белән берлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, аннан соң производство күрсәткечләренә тукталды. Җәй коры килгәнлектән печәнне вакытында җыеп, җир пайлары өчен тарата алмаганнар. Бүгенге көндә теләгән кеше печән дә, ашлык та ала. Дамир Вәкил улы билгеләп үткәнчә, елдан-ел эшче куллар кими, әмма өметне өзмәскә кирәк.
Газинур Әүхәт улы бу җирлектә җинаятьләр һәм урлашу булуын билгеләп үтте. Тискәре фактларны булдырмау өчен оператив һәм үзара киңәшләшеп эшләргә кирәк. Авылда яшәүчеләр урам утларының булмавыннан, цифрлы телеканал эшеннән зарланды. Биредә ТНВ каналы күрсәтми икән. Бу сорауларның барысы да контрольгә алынды.
Олы Яңасала. Очрашуда Олы Яңасала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә отчет ясады, үзен борчыган проблемалар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, авыл халкы оештырылган өмәләргә килми яки бик аз катнашалар. Шуңа күрә күмәк башкарыла торган эшләр вакытында үтәлми.
Моны очрашу башында да күрергә мөмкин иде, җыелышка халык бик аз килгән, аларны җирле проблемалар борчымый күрәсең... Исфан Хәкимулла улы халыкны активрак булырга чакырды. Ул зираттагы йортны төзекләндергән өчен Ленар Шәйхетдинов һәм Вазыйх Миңнуллинга, Габдрахман Фәйзуллинга рәхмәт белдерде. "Балкыш" фестивалендә катнашып диплом алган әбиләрне зур горурлык белән билгеләп үтте. Агымдагы елда хәйриячеләр ярдәме белән беренче тапкыр авыл көне үткәрелгән. Бу халык күңелендә якты тәэсирләр калдырган, шуңа күрә аны һәр ел саен июнь аеның беренче шимбәсендә үткәрергә булганнар. Делегация Аксубай районында булып кайткан, анда өлкәннәр йортында авылдашлары Әхмәт Бикмуллин яши икән. Үләмә урамына вак таш җәелгән. Җәйге яңгыр биредә зур күңелсезлекләр китергән иде. Иминләү кампаниясе аларга субсидия түләргә вәгъдә иткән. Урамдагы утларны алыштырырга кирәк. Авылдагы проблемаларны хәл итү өчен авыл активистлары сайланды.
Җирлек башлыгы бүлекчә җитәкчесенә ярдәмләшеп эшләгәне өчен рәхмәт белдерде. Олы Яңасала бүлекчәсе вәкиле, өлкән агроном Ваһап Шәйхетдинов узган чорда башкарылган эшләр белән таныштырды, җир пайларын арендалаган өчен натуралата түли алуларын әйтте. Полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев җирлектә криминоген хәл турында мәгълүмат бирде. Очрашуга Газинур Әүхәт улы йомгак ясап, районда соңгы чорда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев