Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Зур гаиләгә – зур йорт

29 июньдә МР башкарма комитеты утырышлар залында районда яшәүче күпбалалы 5 гаиләгә шәхси йорт төзелеше өчен субсидия алуга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды. "Бүген бу залга күңелле вакыйга уңаеннан җыелдык. Бүгенге авыр заманда, бернигә дә карамастан, республика хөкүмәте аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләргә ярдәм өчен акча таба, - дип сүз башлады...

29 июньдә МР башкарма комитеты утырышлар залында районда яшәүче күпбалалы 5 гаиләгә шәхси йорт төзелеше өчен субсидия алуга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды.

"Бүген бу залга күңелле вакыйга уңаеннан җыелдык. Бүгенге авыр заманда, бернигә дә карамастан, республика хөкүмәте аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләргә ярдәм өчен акча таба, - дип сүз башлады муниципаль район башкарма комитеты җитәкчсе Павел Лоханов. Павел Николаевич кулыннан Даныштан Гөлсинур һәм Исфан Зәйнуллинар, Сөйкидән Елена Михайлова һәм Эдуард Ганиев, Варваринодан Валентина һәм Владимир Найденовлар, Сөйкидән Ирина һәм Николай Ачиннар, Куйбышев Затоннан Ирина һәм Виктор Щелковлар сертификатлар алды. Шушы күпбалалы гаиләләр биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Гаиләләрне дәүләттән зур бүләк алулары белән котлап, Павел Николаевич болай диде: "Күпбалалы гаиләләргә торак төзелеше мәсьәләсендә без уртак фикер белән эшлибез - подрядчы милекче җирендә йорт сала, аннан соң сату-алу килешүе төзелә. Без үзен яхшы яктан күрсәткән подрядчыны тәкъдим итәбез. Барыгызга да төзелешне тиз башкарып, гаиләләрегез белән бәхетле яшәвегезне телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев