Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Төзелеш һәм ремонт- вакыт һәм планнар

2012 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов газета хәбәрчесенә сөйләде.

-Илдар Феликсович, районда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау нинди стадиядә?
-Хәзерге вакытта планда каралган барлык йортларда эш алып барыла. Программаны финанслауның гомуми бәясе 7,8 млн.сум. Аерым алганда, Кама Тамагы шптның Комаров урамындагы 19 нчы йортны капиталь ремонтлауга 2,3 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акча су белән тәэмин итү системасын алыштыруга һәм фасад ремонтлауга тотылды. Бүгенге көнгә биредә фасад ремонтлау тәмамланып килә. 1 нче июльгә йорт файдалануга тапшырылачак.
Куйбышев Затон штпның Куйбышев урамындагы 4А йорт. Ремонтлау бәясе 3,2 млн.сум. Биредә комплекслы ремонт алып барыла, ягъни су белән тәэмин итү, су чыгару, җылыту системалары, түбә һәм фасад ремонтлана. Бүгенге көндә җылыту системасы алыштырыла.
Гагарин урамындагы 15 нче йортка 1,2 млн.сум каралган. Анда җылыту системасы, түбә һәм фасадны ремонтлау каралган. Югарыда әйтелгән эшләрдән түбә ябу гына төгәлләнгән.
Тенеш штп: ленин урамындагы 22 нче йорт, аңа 1,2 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу акча су белән тәэмин итү, су чыгару системасы, электр белән тәэмин итү, түбә һәм фасад өчен тотыла. Соңгы эш- фасадны ремонтлау төгәлләнеп килә.
-Капиталь ремонтлау программасы нинди суммага финансланды инде?
-Бу программа 4 млн.сумнан артыкка финансланды. Ул фонд акчасы- 50 мең сум, республика бюджеты-1 млн. сум, җирле бюджет-1,7 млн. сум һәм халык акчасыннан- 1,3 млн.сум тупланды.
-Социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлауны финанслау турында да әйтеп китсәгез иде.
-Красновидово мәктәбен капиталь ремонтлау 12,4 млн. сумга финансланды, шуның 11,4 млн.сумы республика бюджетыннан һәм 1 млн.сум өстәмә чыганаклар. Бу объектта түбә ябу төгәлләнде, бинаның беренче катында җылыту системасын эшлиләр. Өстәмә акча хисабына балаар бакчасы һәм ФАП мәктәп бинасына күчереләчәк.

Сырхауханәнең кабул итү бүлеген капиталь ремонтлауның смета бәясе 6,5 млн.сум. Планда каралган эшләрнең 90 проценты башкарылган инде.
Поликлиниканы капиталь ремонтлауның бәясе 22 млн.сум. Хәзерге вакытта түбәсе ябыла, җылыту системасы монтажлана, тәрәзәләр куела. 6 июньдә фасадны ремонтлауга керештеләр.
Район мәдәният йортын капиталь ремонтлау 12 млн.сумга финансланды. Түбә ябу өчен төзелеш материаллары алынды инде.
- Югарыда саналган объектларны файдалануга тапшыру сроклары турында әйтмәдегез.
-Красновидово мәктәбен ремонтлау 15 августка, сырхауханәнең кабул итү бүлеген 11 июньгә һәм поликлиниканы 1 августка файдалануга тапшыру планлаштырыла.
- Социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар буенча күп кенә хәл ителмәгән сораулар кала. Аларның кайсы үзенә җитди игътибар таләп итә?
-Кама Тамагындагы "Салават күпере" һәм Тенеш штпдагы балалар бакчасы бинасы түбәсен ремонтларга кирәк. Тенеш штпда мәдәният йорты түбәсен ремонтлау да чират көтә. Кирельск гомумбелем бирү мәктәбендә бинаның беренче катындагы канализация торбаларын алыштырып, малайлар өчен бәдрәф төзергә кирәк. Олы Кариле гомумбелем бирү мәктәбендә электр белән тәэмин итү системасын алыштырырга, ә Бәрлегуҗа мәктәбенә тулы капиталь ремонт кирәк.
- Гомумән, төзелеш турында сөйләгәндә хәзерге вакытта бу планда нәрсәләр эшләнә?
-Бүгенге көндә Куйбышев Затон штпда 5 мең кв.м. гомуми мәйданда 43 бер фатирлы торак йортлар төзелеше бара, генподрядчы - "Татагропромстрой" ААҖ, биредә күрше Апас, Буа, Чүпрәле районнарыннан субподрядчы оешмалар да эшли. Заказчы ГИСУ, проектлаучы "Татагропромпроект" ААҖ 1 июльгә 23 йорт, 1 августка 12 йорт һәм 1 сентябрьгә тагын 8 йорт файдалануга тапшырылачак.
1 июльдә файдалануга тапшырылачак йортларда эчке эшләр алып барыла, тышкы су челтәрен салу башланды, элемтә һәм электр линияләре сузыла.
Моннан тыш, Мордва Каратаенда күп функцияле үзәк төзелә. Заказчы - ГИСУ, подрядчы "Биэктау-сервис" ААҖ. Хәзерге вакытта фундамент салына. Ул сентябрь ахырында файдалануга тапшырылачак.
2012 елда "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше, капиталь һәм агымдагы ремонт" программасы буенча Иске Казиледә модуль ФАП булдыру планлаштырыла. 26 сентябрьдә график нигезендә аны урнаштырачаклар, бу эшне "Азнакай нефтемаш заводы" башкара. Объектны урнаштыру урынын карау һәм техник мәсьәләләрне хәл итү өчен шушы көннәрдә подрядчылар көтелә.
- Район территориясендә объектлар төзелеше һәм ремонтлау планнары турындагы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев