Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Чиста су эчәрбез

Районыбызда «Чиста су» республика программасы берничә ел гамәлдә. Хәзерге вакытта республикада халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән егермедән артык максатлы программасы эшли . Болар төзелеш һәм торакны, социаль- мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше, авылларда урамнарга утлар кую һәм башкалар. Тенештә һәм Куйбышев Затон штпда Таучылар урамында суүткәргеч салынган. Район...

Районыбызда «Чиста су» республика программасы берничә ел гамәлдә. Хәзерге вакытта республикада халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән егермедән артык максатлы программасы эшли .

Болар төзелеш һәм торакны, социаль- мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше, авылларда урамнарга утлар кую һәм башкалар. Тенештә һәм Куйбышев Затон штпда Таучылар урамында суүткәргеч салынган. Район үзәгендә яшәүчеләр йортлардагы һәм фатирлардагы краннардан барлык таләпләргә җавап бирүче су килүен зур түземсезлек белән көтә. Апас штпдан «Альтаир-1» ООО хезмәткәрләре халыкның әлеге хыялын чынга ашуын якынайта. «Без Кама Тамагы штпда «Чиста су» программасы буенча суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү белән шөгыльләнәбез. Узган елда Заов. Каратайдагы скважинадан район үзәгенең югары очындагы Полевая урамындагы резервуарга кадәр торбалар салынды. Май башында Южная Околицага резервуардан торбалар сала башладык - барлыгы 6 км. Бүген ике км.дан артык салынды. Участок рельефының катлаулыгына карап, көненә 50-100 метр үтәбез. Графикка сыешабыз, июльдә төгәлләрбез дип уйлыйм»,- диде оешмада 5 ел эшләүче яшь белгеч прораб Айрат Хөснетдинов. Без бригаданы «Могҗизалар кыры» микрорайоны һәм Комаров урамы кисешкән урында «Акчарлак» спорт комплексы янында эшләгән вакытларында тоттык. Биредә VOLVO тракторында Нуршат Миңнуллин траншея казый иде. Аңа слесарьлар Александр Майоров, Садыйк Динмөхәммәтов, эретеп ябыштыручы Рөстәм Корбанов булыша. Комплекслы газ хезмәте слесаре Шамил Ибәтов куркынычсызлыкны күзәтеп тора. Алар башкалар өчен бик кирәкле эш башкара, урамда эссе, аларга сабырлык, эшләрендә уңышлар һәм өйләренә иминлек телик.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев