Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Районда яңа ФАП ачылды

Хәзер Көрәле авылында яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме заманча, иркен, якты, барлык кирәкле медицина җайланмалары белән җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты бинасында күрсәтеләчәк.

Бу безнең районда «Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән 13 нче модульле фельдшер-акушерлык пункты.

Чара тантаналы шартларда узды. Район башлыгы Наил Вазыйхов һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

 «Күптән түгел сезнең авылда яңа клуб төзелде, хәзер яңа ФАП барлыкка килде. Болар барысы да республика программаларын һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарыла», - дип билгеләп үтте Наил Альберт улы.

Ильяс Илдус улы район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм медицина ярдәмен оперативрак һәм сыйфатлырак итү өчен ФАПның нинди медицина җиһазлары белән тулыландырылачагы турында сөйләде.

Рузалия Хәмидуллина авыл халкы исеменнән республика, район һәм район җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Заманча яңа медпункт өчен рәхмәт, авыл халкына сәламәтлек, ә ФАП мөдиренә яңа бинада эшендә уңышлар телим», - диде ул.

ФАП мөдире Фәридә Сабирова 1986 елдан – Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаганнан бирле биредә фельдшер булып эшли.

Ул гомере буе туган авылында авылдашларының сәламәтлеге сагында хезмәт куя.

«Иске ФАПта уңайлыклар юк иде. Ә хәзер эшләве дә күңелле, яңа бинада җылы, якты, иркен һәм һәркем өчен уңайлы. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бик яхшы шартлар булдырылды», - ди Фәридә Закир кызы.

Яңа медпунктта ЭКГ аппараты барлыкка килгән: йөрәк патологиясенә шик булганда, электрокардиограмма ясала, тиздән сулыш алу сәләтен ачыклауда куллану өчен спирометр кайтартылачак, бу коронавирус кичергән кешеләр өчен аеруча актуаль.

Авылда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши, алар медицина ярдәменә мохтаҗ, кемдер фельдшер янына үзе килә, калганнарның өйләренә ул үзе бара, әмма авыл халкы яңа заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килүгә чын күңелдән шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев