Көз якынлаша, тикшерүләр ешая
Төзелеш

Көз якынлаша, тикшерүләр ешая

Узган атнада республика һәм федераль программалар буенча төзелә һәм ремонтлана торган объектларны ГИСУның зона бүлекчәсе җитәкчелеге карады.

Бу атнада объектларны карауда «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ генераль директоры Илнар Хафизов катнашты. Беренче объект үзәк район хастаханәсе поликлиникасы булды, анда беренче катка ремонт ясала.

Объектның генераль подрядчысы – «Строй град инжиниринг» СФ ҖЧҖ, беренче субподрядчысы - «АРстрой» ҖЧҖ. Ремонт тәмамлану датасы2026 елның 1 декабре.

- Бүгенгә без медицина учреждениесе эшчәнлегенә зыян килмәсен өчен беренче катның уң канатында эшлибез, - диде «АРстрой» ҖЧҖ директоры Адель Гомәров. - Без бүлемнәрне сүттек, идәнне тигезләдек, инженерлык челтәрләрен монтажладык. Хәзерге вакытта бина эчендә эчке эшләр алып барыла. Пациентларга хезмәт күрсәтүне туктатмас өчен, лаборатория уң канатка күчереләчәк, шуннан соң без беренче катның сул канатында эшкә керешәчәкбез.

Шулай ук регистратура үз урынына кайтачак, әмма аны гардероб кысрыклаячак, прививка ясау, яшүсмерләр һәм балалар консультациясе кабинетлары үз урыннарында калачак.

Бер атна элек без үзәк район хастаханәсендә булдык, ул вакытта бүлемнәр сүтелгән иде һәм бөтен канат бердәм ачык мәйданны тәшкил итте. Хәзер монда яңа бүлемнәр ясалган, алар мәйданны зур булмаган кабинетларга бүлгән. Моннан тыш, беренче катта инде былтыр ук тәрәзәләр һәм җылыту системасы алыштырылган иде.

«Җиңү Паркы» объектында «Премиум» ҖЧҖ фирмасы эшли. Биредә бистә халкы уңай үзгәрешләрне үз күзләре белән күреп бәяли ала. Территория көннән-көн заманчага әверелеп бара. Газон өчен участоклар тигезләнде, яктырту өчен баганалар монтажланды, эскәмияләр өчен мәйданчыкларны монтажлау эшләре төгәлләнеп килә.

Кама Тамагы мәктәбе яңа уку елына әзер диярлек.

- Бездә шундый аңлый торган подрядчы эшләвенә без бик шат, алар безнең барлык теләкләребезне һәм үтенечләребезне исәпкә алдылар, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Елена Закирова.

Ә подрядчы шул ук – «АРстрой» ҖЧҖ. Аларга бу сезонда социаль әһәмиятле ике объект арасында көчләрен төгәл бүләргә туры килгән. Хәзер мәктәптә ремонт эшләре тәмамланганнан соң, барлык эшчеләр поликлиникага күчерелгән, бу исә ремонт темпын шактый тизләткән.

- Мәктәбегез шәһәрдәгечә, бик матур булган, - диде Илнар Фәнил улы.

Әлеге төзелеш фирмасының тагын бер зур булмаган объектта эшли – «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексының керү төркемен ремонтлый. Биредә дә сентябрьгә планлаштырылган лифт урнаштырудан кала барлык эшләр дә төгәлләнгән.

Янәшәдә төзелеп килә торган сәнгать мәктәбендә шулай ук бер атна эчендә сизелерлек алгарыш булган. Бөтен стеналар штукатурланган, дөрес, яңгырлар урыны белән штукатурка чылаткан, чөнки бинаның түбәсе монтажланмаган әле. Әмма стропилларны монтажлау бара, ул чагында сәнгать мәктәбендә эш тизрәк барачак.

Бүген балалар музыка мәктәбендә филиаллары белән бергә 166 бала белем ала. Яртысының артыгырайон үзәге укучылары, алар шушы мәктәптә укыячаклар да. Музыка мәктәбе педагоглары яңа төзелгән бина бирегә күбрәк балаларны җәлеп итәр дип өметләнә.

- Без хезмәт күрсәтү спектрын киңәйтергә телибез, - диде балалар музыка мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Олеся Шулаева. - Бездә фортепиано, халык сәнгате һәм вокал класслары эшли иде, хәзер аларга өстәп, яңа бинада хореография классы да ачылачак, һәм башка уен кораллары буенча класслар да булырга мөмкин.

Букүчмә объект, әмма «Стройсити» ҖЧҖ җитәкчелеге төзелешне быел төгәлләргә ниятли.


Нет комментариев