Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Кама Тамагында чаңгы базасы ачылды

Ул «Демография» милли проекты ярдәмендә төзелде.

Бинада киенү зоналары, чаңгыларны саклау һәм тренерлар өчен бүлмәләр бар. Яңа объект район халкы өчен спорт инфраструктурасының үтемлелеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Биредә ярышлар һәм массакүләм стартлар уздырылачак, ГТО нормаларын тапшырачаклар.

Чара кунакларын Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов сәламләде. Наил Альберт улы районда яшәүчеләрне чаңгы базасы ачылу белән котлады һәм районда бадминтон, футбол һәм волейбол белән беррәттән чаңгы спорты да үсәчәгенә ышанычын белдерде.

Шулай ук яңа спорт объектын ачу хөрмәтенә 2005-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узды. Сөйки урта мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урынны Кама Тамагы урта мәктәбе чаңгычылары алды, өченче урында – Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев