Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Халыкны сөендереп

Татарстанда бүгенге көнгә 25тән артык федераль һәм республика программасы эшли. Халыкның тормыш сыйфаты шуларга бәйле. Аларның күпчелеге безнең районда берничә ел актив алып барыла. Болар - торак, социаль, юл, сәнәгать төзелеше, күпфатирлы торак йортлар төзелеше һәм аларга капиталь ремонт, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП, авыл мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары төзелеше һәм...

Татарстанда бүгенге көнгә 25тән артык федераль һәм республика программасы эшли. Халыкның тормыш сыйфаты шуларга бәйле. Аларның күпчелеге безнең районда берничә ел актив алып барыла. Болар - торак, социаль, юл, сәнәгать төзелеше, күпфатирлы торак йортлар төзелеше һәм аларга капиталь ремонт, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП, авыл мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары төзелеше һәм башкалар. Безнең район территориясендә инде тәмамланган «Ветераннарга торак» программасын тормышка ашыру барысы өчен дә көтелмәгән күңелле вакыйга булды. Районда күпфатирлы йортлар торышын исәпкә алып, «Торакка капиталь ремонт» программасы буенча зур күләмле эш башкарылган. Капремонттан соң алар эстетик яктан гына үзгәреп калмыйча, сыйфаты да яхшырды. шунысын билгеләп үтәргә кирәк, республикада торак мәсьәләсе буенча гына да 10га якын программа бар.МР башкарма комитет җитәкчесе айрат Малюков белән әңгәмәбез югарыда телгә алынган программаларны гамәлгә кую планнары һәм перспективалары, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, торак, юллар, суүткәргеч челтәре, электр тапшыруы линияләре төзелеше һәм ремонты, котельня һәм җылыту системаларына ремонт күләме мәсьәләләренә багышланган иде.

- Айрат Ринатович, 2014 елда республикада балалар бакчаларында меңнәрчә өстәмә урыннар булдырырга ярдәм иткән уникаль республика программасы һәм авыл клублары төзелеше башланды. Республиканың күпчелек районнарында бүген балалар бакчалары һәм клубларны торгызу күзәтелә. Кама Тамагы һәм Тәмтедә яңа төзелгән, заманча уңайлыклары булган ике һәм Тенештә капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган балалар бакчалары халык өчен менә дигән бүләк булды. Быел Олы Кариле һәм кыртапада капиталь ремонттан соң, Бәрлегуҗада яңа клуб ачылышы да районның «Авыл клублары» программасында актив катнашуы нәтиҗәсе булды. Районда 2015 елга ремонт һәм төзелеш программасына нинди социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары кертелгән?

- Районда социаль мөһим программалар гамәлгә ашырылу дәвам итәчәк, киләсе ел планында исә Иске Казиледә 200 урынга күп функцияле үзәк, Куйбышев Затонда 50 урынга балалар бакчасы төзелеше каралган. Районда балалар спортын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Моңа мисал - «Акчарлак» спорт комплексы, йорт яны спорт мәйданчыклары төзелеше. Быел  Тәмте, Сөйки һәм Куйбышев Затонда заманча һәм функциональ спорт мәйданчыклары барлыкка килде. 2015 елга планда - Кирельскида баскетбол-волейбол мәйданчыгы һәм Иске Казиледә тренажерлар белән җиһазланган мини-футбол мәйданчыгы төзелеше.

- Киләсе елга мөһим планнар арасында «Торакка капиталь ремонт» программасы буенча эшне дәвам итү каралган. Агымдагы ел программасына районда күпфатирлы 6 торак йорт кертелгән иде. Алдагы елга күпфатирлы торак йортларга капремонт буенча күләмнәр нинди?

- 2015 елга Тенештә күпфатирлы ике йортка һәм Кама Тамагында ике йортка капремонт планлаштырылган, шулай ук Куйбышев затонның Куйбышев һәм Парк урамнарындагы йортлар да капремонт планына кертелде. Йортларның фасадларына ремонт күздә тотыла, Кама Тамагында исә электр чыбыклары да алыштырылачак.

- «Кулай мохит» программасы кысаларында республикада «Гомуми белем бирү учреждениеләренең кулайлыгы» программасы уңышлы гамәлгә куела. Быел анда Кама Тамагы урта мәктәбе катнашты. Программа кысаларында киләсе елда кайсы мәгариф учреждениеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен көйләнәчәк?

-Куйбышев Затондагы кадет мәктәп-интернатында әлеге программа мәктәпләргә капиталь ремонт буенча икенче республика программасы кысаларында гамәлгә куелачак. Кадет мәктәп-интернатында һәм Затон урта мәктәбендә инвалид балаларны эксклюзив укыту өчен шартлар булдырылачак. Эшнең әлеге төрләренә 2,5 миллион сум акча, ә мәктәп-интернатны капиталь ремонтлауга 16 миллион сум акча биреләчәк. «Мәктәпләргә капиталь ремонт» программасы гамәлдә вакытта районда Красновидово, Кама Тамагы татар һәм Тәмте урта мәктәпләре ремонтланды, әлеге программадан тыш Затон һәм Олы Кариле мәктәпләренә ремонт ясалды.

-Район халкы модульле ФАПларның уңайлыгын инде сынап карады. 2015 елда «Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау һәм төзү» программасына кайсы авыллар керәчәк?

-Киләсе елда Лабышта модульле ФАП төзелеше планлаштырыла. Соңгы елларда морг булмау район халкы өчен көнүзәк мәсьәлә булып тора. 2015 елда ЦРБ каршында паталого-анатомик модульле комплекс төзелеше күздә тотыла.

- Район масштабында тагын бер зур күпьеллык программа - «Чиста су» программасы гамәлгә куела. Киләсе елда әлеге программа буенча нәрсәләр планлаштырыла?

- Иң элек Кама Тамагында суүткәргеч линиясен төзүне тәмамлау. шулай ук Кирельск авылында суүткәргеч төзү планлаштарыла. -Тагын бер максатлы программа - котельня һәм җылыту системаларын ремонтлау, безнең районда аны гамәлгә кую дәвам итәчәкме?

- Киләсе елда Красновидово төп, Тәмте, Олы Кариле, урта, Келәнче төп, шулай ук Кама Тамагы татар урта мәктәбе котельняларында казаннарны алыштыру күздә тотыла. шулай ук Кама Тамагы һәм Куйбышев Затонда күпфатирлы йортларны индивидуаль җылыту системасына күчерү эше дәвам итәчәк: 776 фатирга ике контурлы газ казаннары куелачак.

-Быел районга урам утларын ремонтлауга 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. 2015 елда да бу эш дәвам итәчәкме?

- Әйе, киләсе елга да районга 5 миллион сум бүлеп бирелде, ул поселокларыбыз һәм аылларыбызда урам ут линияләрен реконструкцияләү һәм ремонтлауга тотылачак.

- Күчмә объектларны да атап үтсәгез иде.

- Болар - үзәк район дәваханәсенә реконструкцияне төгәлләү, «Кояшкай» балалар бакчасының алдагы бинасының бер өлешенә капиталь ремонт һәм «Акчарлак» янында Татарстанда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы кысаларында яңа парк комплексы төзелешен тәмамлау.

- Соңгы елларда районда юллар төзелеше һәм ремонтлау буенча зур күләмле эш башкарылды. Варварино, балчыклы, Балтачта асфальт өслекле юллар төзелде, Рус Бортасына кадәр өслекнең күчмә тибындагы юл салынды. Быел район үзәгендә һәм куйбышев затонда эчке поселок юлларына ремонт ясалды, әлеге торак пунктларда тротуарлар пәйда булды. Алда торган ел планында нәрсәләр каралган?

-Иң элек еракта урнашкан поселок халкы өчен озак көтелгән Осинникига кадәр юл төзелеше, планда эчке авыл һәм поселок юлларына ремонтны дәвам итү.

- Районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча планнар зурдан, планда тотылган төзелеш эшләренең географиясе һәм төрләре дә киң, район өчен мөһим объектларны финанслау күләме нинди?

-Куйбышев Затонда яңа балалар бакчасының смета бәясе 30 миллион сум. Иске Казиледә күп функцияле үзәк төзелешенә 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Районның өч поселогында йортларга капремонт буенча планда каралган эшләрнең гомуми бәясе 7 миллион 200 мең сум, Кама Тамагында суүткәргечкә реконструкция бәясе - 2 миллион 600 мең сум. Алда торган елга планнар, чыннан да, зур күләмле. Программаларның күпчелеге - социаль ориентлашкан, димәк, район халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев