Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Барысын да сатып алучылар хәл итә

“Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше” республика программасы буенча Бәрлегуҗада яңа кибет төзелеше тәмамланып килә.

Авылга яңа кибет кирәклеге мәсьәләсен биредә яшәүчеләр елга ике тапкыр уздырыла торган гражданнар җыелышларында һәрчак күтәрәләр иде. Нәтиҗәдә авыл республика программасында кертелде һәм быел бәрлегуҗалыларга да чират килеп җитте.

Районда әлеге программа буенча биш кибет төзелде – алар Чаллы, Антоновка, Кирельский, Балтач һәм Каратал авылларында. Бәрлегуҗа кибете – алтынчысы. Ул, программа буенча төзелгән башка кибетләрдән аермалы буларак, модульле түгел, ә кирпечтән төзелгән, шулай ук барлык уңайлыклары булачак.

Узган атнада төзүчеләр бинаның эчке ягындагы эшләргә керештеләр. Объект бер ай эчендә тапшырылачак.

Узган елның ноябреннән авылда РайПО карамагындагы кибет эшли башлаган. Аны Апас эшмәкәрләре арендага алган. Халык сатучының эшеннән, товарлар ассортиментыннан һәм бәяләрдән канәгать.

Гөлия Насыйбуллина газета укучыларыбызга актив кеше буларак таныш. Ул авылда терлекчелек биналарын калдыру өчен көрәшкән иде һәм аның таләпләренә колак салдылар. Нәтиҗәдә Бәрлегуҗада терлек симертү фермалары “Татагролизинг” районнан киткәнче эшләде. Аннары Гөлия почтага эшкә урнашты һәм бу эшне дә уңышлы башкара. Биредә хезмәтт хакы зур түгел, шуңа күрә ул өстәмә эш эзләгән. Безнең районда эшләү тәҗрибәсе булган Апас эшмәкәрләре Бәрлегуҗа кибетен арендага алырга булгач, Гөлия шул кибеттә сатучы булырга ризалашкан.

-Без бу кибеттән канәгать, - диде Алинә Исмәгыйлева. – Бәяләр арзан, сатучы янәшәдә генә яши. Теләсә кайсы вакытта кибетне ача да кирәкле товарны сата. Яңа кибет бездән ерак, анда йөрербезме – белмим. Бәяләре югары булса, мөгаен, йөрмәбез дә.

-Авылда яңа кибет төзелгәнгә мин бик шат,- ди Роза Мифтахова. – Ул минем йортыма да якын. Кибетне “Уют” ҖЧҖ арендага алачак дип ишеттем, димәк, анда яңа пешкән камыр ризыклары да һәрчак сатуда булачак. Миңа бу бик ошый.

-Ә менә авылның ераграк урнашкан өлеше яңа кибеткә бик шат түгел. Кешеләр анда йөрерме икән? Ничек уйлыйсыз?

-Әлбәттә, авылның бу өлешендә нигездә дача хуҗалары һәм пенсионерлар, ә ерак өлешендә эшләүче кешеләр яши. Күбесе Кама Тамагында эшли, шуңа күрә алар азык-төлекне күнегелгән гадәт буенча район үзәгендә дә алалар.

Авыл халкын тагын бер мәсьәлә борчый – иске кибетне сүтәргә мөмкиннәр, янәсе, ул мәчетне каплап тора. Иске булса да, бу бинаның хуҗасы бар, ул – бинаны арендага тапшырудан керем алучы Кама Тамагы РайПОсы. Хуҗадан башка бинаны беркем дә сүтә алмый.

-Сәүдә ноктагыз булгач, нигә кибет сорадыгыз соң?

-Берничә ел дәвамында авылга автолавка хезмәт күрсәтте, - диде Роза Рәфыйкова. – Авылыбыз зур, бер башына автолавка килсә, икенче башында яшәүчеләр бу турыда белми дә калырга мөмкин. Өлкән кешеләргә товар сатып алу өчен авылның икенче башына йөгерүе авыр. Бәлки кемдер автолавкадан канәгатьтер, ләкин минем өчен ул уңайлы вариант түгел. Мин Кама Тамагында эшлим, авылга автолавка килгәндә, эштә булам, шуңа күрә барысын да район үзәгеннән алып кайтырга туры килә. Нәрсәдер алырга онытылса, аны авылда инде алып булмый. Яңа кибетне җәй көне төзи башладылар, ә искесе узган ел кышын ачылды.

“Яңа кибетне кем арендалар?” дигән сорау белән “Уют” ҖЧҖга мөрәҗәгать иттек.

-Мин җәмәгать башлангычларында РайПОның күзәтү советы рәисе булып торам, - диде “Уют” ҖЧҖ директоры Рим Хөснетдинов. – Бүгенге көндә без, РайПОның авыллардагы 12 кибетен арендалап, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәбез. Сәүдә нокталары тотрыклы эшли, керем китерәләр. Чаллы, Балтач һәм Каратал авылларындагы кибетләр бик яхшы эшли. Аларда сатып алучылар өчен генә түгел, сатучылар һәм тулы сәүдә өчен дә барлык шартлар булдырылган. Авылларда яңа сәүдә биналары төзелешендә безнең дә өлеш бар, чөнки без бу мәсьәләне берничә тапкыр “Татпотребсоюз”да күтәрдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев