Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган зур программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы.
Әлеге программа Татарстан Республикасында 2008 елдан «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында»гы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Соңгы 18 елда Татарстанда 12 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, аларның гомуми мәйданы 54 млн квадрат метрдан артык. Бу йортларда ике миллионнан артык кеше яши. Аларның фатирлары җылытылды, инженерлык челтәрләре өзлексез эшли, йортларның тышкы күренеше дә заманчага әверелде.
Безнең районда ел саен торак фондына капиталь ремонт ясала. Быел биш күп фатирлы йорт ремонтланачак – өчесе Кама Тамагында һәм икесе Куйбышев Затонында.
Без объектларның берсендә – Куйбышев Затонының Завод урамындагы 3б йортта булдык.
План буенча быел йортның түбәсе алыштырылырга тиеш. Бу эшне «Премиум» ҖЧҖ бригадасы башкара. Түбә яңа профнастил белән ябылган, җилләтү каналлары штукатурланган, аларга металл белән тышлау өчен опалубка куелган. Кәрнизне монтажлыйсы калган. Без әлеге йортта яшәүчеләр белән аралаштык һәм аларның капиталь ремонт турындагы фикерләрен белдек.
- Без өченче катта яшибез, шуңа күрә түбәдән су агу безне әллә ни борчымый, - диләр әниле-кызлы Корнишиналар. - Йортыбызның фасады җылытылуын көтәбез. Башка йортлар барысы да матур, җылыткыч куеп, сайдинг белән тышланган, кешеләр җылыту сезоны чорында газ өчен азрак түлиләр. Ишегалдыбызда бары безнең йорт кына ремонтланмаган.
Дүртенче катта Александр Малов ишекне ачты.
- Күптән түгел генә ремонтлаган булсалар да, түбәдән су үтә иде, - диде Александр Александрович. - Җиде еллар элек давыл вакытында безнең йорт түбәсе нык зыян күрде. Урыны белән шифер тулысынча җимерелде. Ул вакытта түбәгә капиталь ремонт ясалды һәм шиферны калайга алыштырдылар. Ләкин түбәне кардан чистартканда аны берничә урында тишкәннәр, һәм түбәдән су үтә башлады.
Әмма бу бердәнбер проблема түгел. Чормада җылыткыч юк диярлек, шуңа күрә тавыш изоляциясе дә бик түбән. Безнең фатирда чормадагы күгәрченнәр гөрләшкәне ишетелә. Бу юлы төзүчеләрнең дым саклагыч элпә салулары яхшы, югыйсә яңгыр вакытында барыбызны да су басар иде. Әле түбә ябылмаган иде.
Мин инде чормага менеп, ремонтның барышын карый алмыйм, керамзит китергәннәрен күрдем, ләкин ничә катлам салганнарын белмим.
Безнең районда торакка капиталь ремонт ясауны финанслауның гомуми күләме 27,7 млн сум тәшкил иткән. Төп юнәлешләр — түбәләрне, җилләтү каналларын, төтен чыгару юлларын, подъездларны ремонтлау, йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен яңарту.
ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин да моңа басым ясады.
-Тагын бер аеруча игътибарга лаек зона – газ җиһазларын эксплуатацияләүнең куркынычсызлыгы һәм сөрем газы белән агулану куркынычы, - дип билгеләп үтте Александр Васильевич һәм узган ел безнең районда булган бәхетсезлек очрагын мисал итеп китерде. - Муниципаль берәмлекләр җилләтү каналларын һәм төтен юлларын торгызуны югары куркынычлылыктагы йортларны капиталь ремонтлау программаларына кертергә тиеш. Эшләрне башлау өчен фатир хуҗаларының гомуми җыелыштында уңай карарга килү зарур.
Нет комментариев