Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Светлана Никаншина – Бөтенроссия ярышларының бронза призеры

Казанда терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән гражданнар спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда безнең район спортчылары да актив катнашты.

Бадминтон үзәгендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган бадминтончылар ярышты. Турнирда Мәскәү, Самара, Саратов, Новосибирск, Кострома, Архангельск, Калининград, Псков, Ульяновск өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Чувашия Республикасыннан, Пермь, Краснодар, Приморье краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Татарстан Республикасыннан 70 тән артык спортчы катнашты. 

Татарстан Республикасыннан турнирда Казаннан Олег Донцов һәм Павел Куликов, Илназ Гыйниятуллин (Буа районы), Кама Тамагы районы спортчылары Светлана Никаншина һәм Динар Мифтахов катнашты. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда алты спорт классында узды.

Светлана Никаншина әлеге дәрәҗәле ярышларның бронза призеры булды, шулай ук аңа Россиянең спорт мастеры таныклыгы тапшырылды.

– «Россиянең спорт мастеры» исеме күп нәрсәгә мәҗбүр итә, - диде Светлана Викторовна. - Һәм, әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешүдә тренерым Альберт Петрович Ильинның өлеше зур, ул көндәлек күнекмәләр белән безне спорт мәйданчыкларындагы җиңүләргә алып бара. Шулай ук әлеге ярышларга баруыбыз буенча иганә ярдәме күрсәткән “Банкет йорты» хуҗасы Зөлфия Гомәровага чын күңелдән рәхмәт белдерәм…

Ә без Светлана Никаншинаны чираттагы казанышы белән котлыйбыз һәм параспортчыларыбызның киләчәктә дә уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңү яулауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X