Казанда Россия йөзүчесен талаганнар
Күңелсез хәлгә Россия йөзүчесе Владимир Морозов тарыган. Йөзүченең экипировкасы популярлык казана, күрәсең. "Казан Арена" стадионында йөзүченең күнегүләр өчен кирәкле барлык спорт киемнәрен дә чәлдергәннәр. Хәтта йөзгеч киеме белән старт номеры да юкка чыккан. Караклар бу адымга, мөгаен, табышларын сатып, акча эшләү максатыннан баргандыр. Кем белә, бәлки шул рәвешле шәхси коллекциясен...
Күңелсез хәлгә Россия йөзүчесе Владимир Морозов тарыган.
Йөзүченең экипировкасы популярлык казана, күрәсең. "Казан Арена" стадионында йөзүченең күнегүләр өчен кирәкле барлык спорт киемнәрен дә чәлдергәннәр. Хәтта йөзгеч киеме белән старт номеры да юкка чыккан. Караклар бу адымга, мөгаен, табышларын сатып, акча эшләү максатыннан баргандыр.
Кем белә, бәлки шул рәвешле шәхси коллекциясен баетучылар да бардыр. Ничек кенә булмасын, караклар корбаны булган йөзүче экипировкасыз калмаячак. "Морозовка яңа киемнәр сатып алдык инде", - дип белдергән Бөтенроссия йөзү федерациясе вице-президенты Виктор Авдиенко. Сүз уңаеннан, Владимир Морозов Россия җыелмасы составында Казандагы чемпионатта 4х100 метрлы эстафетада көмеш медаль яулады. Ул - 2012 елгы Олимпия уеннарында "бронза"лы да булды.
http://intertat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев