Динар Мифтахов Еворпаны буйсындыра
Спорт

Динар Мифтахов Еворпаны буйсындыра

8 майдан 20 майга кадәр Будапештта (Венгрия) кул көрәше буенча Европа чемпионаты узды, анда 37 илдән 1300 иң көчле атлет җыелды.

Катнашучылар арасында Россиянең спорт мастеры һәм якташыбыз Динар Мифтахов та бар иде. 14 майда ул, Россия җыелма командасы исәбенә бронза медаль алып, үз авырлык категориясендә өченче урынны яулады.

 

Бу аның Ватаннан читтә беренче җиңүе түгел. Без авариядән соң кулларын төшермәгән якташыбыз белән горурланабыз. Ул аларны җиңү өчен үз коралы итте.


Нет комментариев