Билбауларда спорт көрәшүе буенча ТР беренчелегендә безнекләр алда
20-22 мартта Буада билбауларда спорт көрәшү буенча ТР беренчелеге үткәрелде. Әлеге чараның максаты - билбауларда кәршүчеләрнең спорт остлагын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен Татарстанда билбауларда спорт көрәшүен пропагандалау, ТРның иң көчле спортчыларын ачыклау. Ярышларда ТРның 14 районыннан 143 кеше катнашты. Иң көчлеләр арасында балалар-яшүсмерләр спортмәктәбенең Виталий Лукин җитәкчелегендәге спорт секциясе спортчылары...
20-22 мартта Буада билбауларда спорт көрәшү буенча ТР беренчелеге үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - билбауларда кәршүчеләрнең спорт остлагын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен Татарстанда билбауларда спорт көрәшүен пропагандалау, ТРның иң көчле спортчыларын ачыклау.
Ярышларда ТРның 14 районыннан 143 кеше катнашты. Иң көчлеләр арасында балалар-яшүсмерләр спортмәктәбенең Виталий Лукин җитәкчелегендәге спорт секциясе спортчылары да бар.
Ирекле алымда кызлар арасында Затон мәктәбе укучысы Вилина Спирина үз үлчәү авырлыгында 2 урынны, егетләр арасында Затон кадетмәктәбе укучысы Руслан Сучков үз категориясендә 3 урынны яулады. Затон кадет мәктәбе укучысы Алмаз НИзамов класси алым белән көрәшүдә үз үлчәү авырлыгында 2 урынны алды.
Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. 1 һәм 2 урынны алучылар республика җыелма командасына керде, алар билбауларда спорткөрәшүе буенча Россия беренчелегендә катнашчак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев