Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бернигә дә карамастан, турнир узды

Район халкы гына мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итеп калмый, якташлар үзләре дә Кама Тамагында спортны үстерергә ярдәм итә, хәтта махсус хәрби операция зонасында булганда да булышалар.

Кама Тамагы үзәк стадионында Рафис Сабирҗанов Кубогына традицион хоккей турниры узды.

Көрәле авылында туып-үскән, контракт буенча хезмәт итүче Рафис Сабирҗанов инде берничә елдан бирле районда хоккей турниры оештыра. Турнирлар оештырып, ул район халкын спортның бу төренә җәлеп итә. Рафисның Ерак Көнчыгышта контракт буенча хезмәт итүе турында язган идек. Күптән түгел ул махсус операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләргә китте, ләкин бу аңа хоккейчыларның традицион очрашуына иганәчелек итәргә комачауламады.

Узган ел кинәт Рафисның әтисе – Рафаил Сабирҗанов вафат булды. Рафис кайта алмаганда да, турнирлар узды, әтисе белән энесе катнашучылар өчен бүләкләр, кубоклар һәм медальләр ала иде.

Узган ел Рафаил Сабирҗанов бишенче турнирны үткәрергә өлгерде. Быел алтынчы турнирны энесе үткәрде. Аңа бу эшне берүзенә башкарырга туры килде, чөнки Рафис хәзер Украинадагы хәрби операция зонасында.

Турнирда өч команда катнашты. Олы Салтыктан «Аждаһалар», “Затон” һәм «Авиатор» командалары район авылларыннан җыелган уенчылардан гыйбарәт. Киеренке көрәштә беренче урынны олысалтыклылар алды. Алар белән бергә бөтен турнир буена спортчылар өчен җирлек башлыгы Рамил Вафин җан атты. Исегезгә төшерәбез, аның улы Нияз да мобилизацияләнде һәм хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев