Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

31 нче волейбол сезоны тәмамланды

15 апрельдә ир-атлар командалары арасында Космонавтика көненә багышланган волейбол турниры 31 нче волейбол сезонын төгәлләде.

Анда алты команда: “Импульс”, “Факел”, “Олы Кариле мәктәбе”, Затон мәктәбе”, “Торпедо”, “Идел-Кама” командалары катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча “Торпедо” командасы финалда “Импульс” командасын җиңде, Олы Кариле урта мәктәбе командасы өченче урынны яулады.

Турнирның иганәчесе – ТР ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе директоры Александр Колсанов.

Призлы урыннарны алган командаларга кубок, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Волейбол бәйрәмен үткәргән өчен Александр Колсановка һәм Иван Ильинга рәхмәт белдерәсем килә.

31 нче волейбол сезоны кысаларында алты турнир уздырылды, аларда ике мәктәп командасы катнашты. Шул ук вакытта Олы Кариле мәктәбе командасы, өченче урынны алып, искиткеч уен күрсәтте. Бу мәктәпне тәмамлаган яшьләр волейбол секцияләрендә шөгыльләнәләр һәм югары уку йортларының җыелма командалары составында Студентлар волейбол лигасы турнирларында катнашырга әзерләнәләр.

31 нче сезон нәтиҗәләре буенча волейбол буенча район чемпионы булып Алексей Гончаров, Иван Ильин, Никита Мокшин, Петр Мингелев, Алмаз Гыйззәтов, Олег Череделинг, Илдан Талипов, Зөфәр Рәхмәтуллин катнашындагы «Торпедо» командасы танылды. Икенче урында – «Импульс», өченче урында –  «Факел» командасы.

"Торпедо" командасына акчалата бүләк тапшырылды, аны иганәчеләр – шәхси эшмәкәр И.Ш.Шәмсиев, «Затон» ШИК ҖЧҖ җитәкчесе Ирина Хахалева, Куйбышев Затон поселогы башлыгы Николай Ефимов әзерләгән иде. Турнирны оештыручылар финанс ярдәме өчен аларга рәхмәт белдерә. 

«Торпедо» командасы даими рәвештә призлы урыннар яулый. Бу яшь, амбицияле команда һәрвакыт кызыклы уен күрсәтә, монда, һичшиксез, капитан Алексей Гончаровның казанышы зур.

2022 елның октябреннән 2023 елның апреленә кадәр барлыгы алты турнир уздырылды, бу чын волейбол бәйрәме булды. Барлык уенчыларга һәм җанатарларга зур рәхмәт.

Май аенда район башлыгы кубогына волейбол очрашулары узачак. Шуннан соң урам (ишегалды) волейболы буенча район беренчелеге башланачак.  Беренче уен 20 майда Тенеш бистәсендә урам волейбол мәйданчыгында узачак.

Барлык җанатарларны уеннарга чакырабыз.                                                  Рамил Дәүләтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев