Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Спорт

2026 елгы Сабан туенда көрәш уздыру буенча нигезләмә

Сабан туенда спорт көрәше буенча ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев көрәш турнирын үткәрү кагыйдәләре турында хәбәр итте.

1.         Яшүсмерләр арасындагы ярышларда 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр катнаша ала;

2.         Һәр үлчәмдә 1 урын өчен көрәштә зона һәм республика ярышларында Кама Тамагы районы данын яклаган яшүсмерләр һәм егетләр генә катнаша;

3.         Егетләр арасында абсолют батыр исеме өчен көрәштә катнашу, югарыда күрсәтелгән пунктлар шартлары буенча, Кама Тамагы районы егетләренә генә рөхсәт ителә;

        Олылар арасындагы көрәштә башка төбәкләрдән 50 яшьтән өлкәнрәк булмаган барлык көрәшчеләр дә катнаша ала.

        Олылар арасында абсолют батыр исеме өчен зона һәм республика турнирларында районыбыз данын яклаучы көрәшчеләр генә катнашачак.

2026 елгы Сабан туенда көрәш буенча хөкемдарлар коллегиясе: баш хөкемдар А.Мөхәммәдиев, хөкемдарлар – И. Минвәлиев, А. Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев