Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе коллективы яңа шәфкать туташы белән тулыланды
Сөйки авылы ФАПында Казан медицина көллиятен тәмамлаган Олеся Артамонова эшли башлаган.
Ул үз вазифаларына 27 июльдә, диплом алганнан соң ук керешкән. Эшенең беренче аенда ук яшь фельдшер, яңа урынга ияләшеп кенә калмыйча, авылдашларының ышанычын һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен дә яуларга өлгергән. Беренче эш итеп ул медицина документациясендә тәртип урнаштырган, ә аннары тулысынча пациентларны көндәлек кабул итү эшенә чумган.
- Мин Казанда тудым, - диде үзе турында Олеся Александровна. - Әнием офтальмология хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли. Балачактан ук мин кешеләргә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын күреп үстем һәм аның эзләре буенча киттем. Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы һөнәре алу өчен медицина көллиятенә укырга кердем.
Кама Тамагы районына ул очраклы гына килеп чыкмаган. Аның әбисе һәм бабасы Сөйкидә яшиләр, Олеся анда җәйге ялларын еш үткәргән, балачактан ук бөтен кешене диярлек белә, һәм бу аңа хәзер эштә бик ярдәм итә.
Моннан тыш, ул бу як егетенә кияүгә чыккан, һәм хәзер ире белән Куйбышев Затонында яши.
«Кияүгә чыгу сәбәпле, мин Казаннан Куйбышев Затонына күчендем, ә Сөйкидә эшләргә теләвемнең сәбәбе: минем дә, иремнең дә әти-әниләребез тумышлары белән шушы авылдан, һәм минем, анда эшләп, кешеләргә файда китерәсем килә», - диде район үзәк хастаханәсенең яңа хезмәткәре.
Сер түгел, яшьләр еш кына, җиңел тормыш эзләп, шәһәргә китәргә омтыла, әмма актив шәһәр яшьләренең, авыл җиренә күченеп, гаилә корып, үз юлларын табуларына да мисаллар бар. Язмыш шулай итеп Олеся Артамонованы безнең районга алып килгән.
Хастаханә коллективы яңа белгечне җылы каршы алган. Аңа һөнәри уңышлар телибез!
Нет комментариев