Фаҗига рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яр Чаллыда эшче 19 каттан егылып харап булган
Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең...
-
Омскида һәлак булган солдатлар белән хушлаштылар
Омскида казарма җимерелү аркасында һәлак булган солдатлар белән бәхилләштеләр. 12 июль кичендә булган фаҗига уңаеннан кичә шәһәрдә матәм көне игълан ителгән иде. Казарманың ишелүе 23 яшь егетнең гомерен өзде. Фаҗигага китергән сәбәпләр җентекләп тикшерелә. Инде тоткарланучылар да бар. Татарстаннан армиягә алынучылар арасында зыян күрүчеләр булуы турында хәбәр ителмәде. http://intertat.ru/
-
Тәмтедә янгын
13 июльдә 3 сәгать 25 минутта янгын сүндерү бүлегенә Тәмте авылында Чайковский урамындагы торак бинада янгын чыгуы хакында хәбәр алына. Вакыйга урынына ашыгыч арада Тәмте янгын сүндерү бүлегенең өч расчеты чыга. Янгын нәтиҗәсендә 4 фатирлы йорт зыян күрә - хәзер бинадакешеләр яшәүче бер фатир һәм ашханә итеп кулланылучы бина бар....
-
Юл һәлакәтендә хатын-кыз гаепле. Янә газ белән тормозны бутаган!
Чит ил «внедорожнигын» йөртүче ханым үзенең машинасы белән «уникеле» машина өстенә менгән. Бу хәл кичә көндез Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәге янында була. Күрүчеләр руль артындагы ханымның туктарга җыенганда газ белән тормоз педальләрен бутау ихтималын әйтә. Баксаң, аның машинасы бордюр аша үтеп, туктап торган машина өстенә менгән. Машиналарны исәпкә алмаганда,...
-
Коточкыч фаҗига: Омскида солдатлар үлде
Омск тирәсендәге Светлый бистәсендә яңа гына армиягә алынган солдатлар казармасының түбәсе һәм стенасы ишелгән. Бу хәл 12 июльдә «отбой»дан соң булган. Һәлак булучылар саны ике дистәгә якынлаша, зыян күрүчеләр саны да аз түгел, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Дүрт катлы казармада барлыгы 337 хәрби хезмәткәр булган. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына...
-
Татарстанда Саратов-Казан автобусы капланган: 6 кеше зыян күргән
Бүген иртәнге сәгать алтыда Буа районында Р-241 трассасында 132нче километрда Кошки-Шемякионо авылы янында автобус җиңел машина белән бәрелеп. каплана. Бу хакта ТРда Россия МЧС ГУ хәбәр итә. Автобуста 32 кеше була. Хәбәрләргә караганча, алты кеше зыян күргән. "Интерфакс" мәгълүматларына караганда, җиңел машина ике пландагы юлдан бара һәм төп юлдан баручы...
-
Баланы коткарганда үзе суга батып үлгән
26 июньдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә 1980 елда туган Алексей Салеев туганнан туган энесе белән Куйбышев Затон штпда Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ ДНсы янына су коенырга бара. Су коенганда якыннан гына узып китүче суднодан дулкыннар барлыкка килә һәм энесе Алексей Салеевны ярдәмгә чакыра башлый, әмма суга коткару чараларыннан башка гына...
-
Чаллыда йорт арасындагы агачлыкта мәект ике атна эленеп торган
Узып-китеп йөрүчеләр аны куе агач яфраклары аша күрмәгән. "Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, егеткә 22 яшь булган, ул 26\15нче йортта яшәгән. Улының чери башлаган җәседен әнисе таныган. Егет имин гаиләдән булган. Аны үзне кул салырга этәргә сәбәпләр билгесез. Йортларыгызга кайгы-хәсрәт килмәсен. http://sntat.ru/
-
Исерек ир-егет һәм сигез яшьлек малай суга батып үлгән
Әлеге фаҗига Степной Зәй елгасында була. Кичә иртә белән, Русс Акташы авылында 27 яшьлек ир-егет һәм 8 яшьлек малай суга батып үлгәннәр. Һәлак булган баланың әнисенең сүзләре буенча, исерек ир-егет малайны Степной Зәй елгасына су коенырга алып бара. Суга кергәннән соң, аларның икесе дә аннан кире йөзеп чыкмый. Соңрак аларның...
-
Саба районында коточкыч һәлакәт – 5 егет үлгән
Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган. "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. Шул исәптән Гадәттән...
-
Исерек әлмәтле кечкенә кызны таптаткан
Бу хәл Түбән Мактамада була. KIA Spectra машинасында исерек шофер җәяүлеләр юлына менә. Юл янында торган кызчыкның аяклары өстеннән чыга һәм өстәвенә өч машинага зыян китерә. Исерек шофер юл һәлакәте урыныннан кача. Әлмәт таңнары
-
Мотоциклчы җиңел машина тәгәрмәче астында калып һәлак булган
21 апрель көнне, төнге 11 тулып 5 минут узгач, Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,"ВАЗ-2112" рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән "Сузуки" мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале...
-
Юлларда сак булу комачауламый
Бүген иртәнге 4ләр тирәсендә Казанда үлемгә китергән юл фаҗигасе булган. Hyundai һәм "Лада" автомобильләре кара-каршы бәрелешә. Ул шул кадәр көчле була ки, ике машина йөртүче дә һәлак була. "Лада" машинасында барган ике пассажирга берни дә булмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре авариядә кем гаепле булуын урында ачыклый алмаган. Әлеге хәлгә пассажирлар ачыклык кертүе...
-
Түбән Камада җиңел машина биш җәяүлене бәрдерә
ДТП кичә кичтән була. "Тыныч аллея" тукталышындагы авария турында мәгълүмат кичә социаль челтәрдә тарала башлый. Башта бәрдерелгән биш кешенең икесе һәлак, икесе реанимациядә диләр. Җиңел машина йөртүче светофорда яшел ут янганда бара һәм кинәт машинасы алдында икенче авто туктагач тормозга баса, дип хәбәр итәләр. Кинәт кенә тормозга басканлыктан машина тротуарга...
-
Безнең акваториядә ике судно бәрелеште
Бүген иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Татарстанда Россия МЧС Кама Тамагы акваториясендә ике судно -"Булгар" земснаряд һәм "Алтай" сухогрузы бәрелшүе хакында хәбәр итте. Бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән экипаж әгъзалары һәм судноларга зыян килмәгән. Әлеге факт буенча тикшерү эше башланды.