Полиция хәбәре
9-11 майда "02" хезмәте пультына хокук бозулар турында 8 хәбәр кергән.
Шуның 2се үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте. Район полиция бүлеге хезмәткәре мәгълүматына караганда, райондагы зур торак пунктларда көн саен кичен һәм төнлә полиция бүлеге хезмәткәрләре патрульлек иткән. Аларга ярдәмгә ирекле халык дружиначылары да кушылган.