Фаҗига рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мамадыш районында ике хатын-кыз янып үлгән
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен узган тәүлектә эш шактый тыгыз булган. Гадәттән тыш хәлләр аркасында үлем-китем очраклары да теркәлгән. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсе - торак секторда. Кызганычка каршы, 2 кеше...
-
Омскида солдатлар үлеменә китергән сәбәп билгеле
Омскида казарма ишелү факты буенча кузгатылган эш шуны ачыклаган: фаҗига ел ярым элек үткәрелгән ремонтның тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы аркасында килеп чыккан. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ремонт барышында стеналарга авыр япма плитәләр салынган. Ә мондый карар «Ремэксстрой» ҖЧҖ эшләргә тиеш булган реконструкция проекты булмау аркасында кабул ителгән. Плитәләр типовой капиталь ремонт технологиясе...
-
" Әтнә таңы" - җиденче этаждан сикергән
Чаллы шәһәренең 26 комплексында бер яшүсмер җиденче этаж тәрәзәсеннән сикергән. "Ашыгыч ярдәм" машинасы аны хастаханәгә алып китә, әмма гомерен саклап калу мөмкин булмый. Фаҗиганең шаһитләре үсмернең үзе генә булмавы турында хәбәр итәләр. Әлеге эш буенча тикшерү бара. http://www.chelny-izvest.ru/
-
Ике улын үтергән һәм суд тарафыннан кичерелгән әти кеше үз-үзенә кул салган
Чаллыда булган әлеге вакыйгалар барышы хакында хәбәр ителгән иде инде. Татарстан Югары суды, ике улын үтергән Александр Антоновны июнь аенда сөрген-колониягә җибәрү шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кабул ителгән амнистия буенча җәзадан азат иткән иде. 63 яшьлек Александр Антоновның үлгән...
-
Зәй урманында ике кешене аю ашаган– “Әтнә таңы”
"Челнинские известия" газетасы Зәй урманында йөргән ике дусны аю ашавын хәбәр итә. Аларның гәүдәләре аланлыкта табыла. Бер ирнең аяклары өзелеп, гәүдәсеннән читтә ята. Махсус хезмәт белгечләренә аюны атудан башка чара калмый. Ни өчен аю кешеләргә Һөҗүм иткән, монысын әлегә белгечләр тикшерә. Бу урман хуҗасының быел беренче мәртәбә кешегә ташлануы. Әтнәлеләр!...
-
Югары Кибәхуҗа авылында ике яшьлек бала суга батып үлгән
24 июль көнне көндезге сәгатьләрдә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында ике яшьлек бала суга батып үлгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл ачыклана. Әти-әниләр! Балаларыгызга күз-колак булыгыз! Җәйнең тагын бер ае калып бара, сулыклар янына балаларны ялгыз җибәрмәгез. Теләчеинформ
-
Мамадыш районында зур һәлакәт булды
Кичә иртән Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - дүрт автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт Мамадыш районының Омар авылына борылыш тирәсендә булган. Өч кешенең сәламәтлегенә зыян килүе мәгълүм. Аның берсе - 7 сыйныфта укучы бала. http://matbugat.ru/
-
Сабыйлар әти-әнисен үлемнән саклап калган
Дүрт кешелек гаилә өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яши торган була. Беренче булып төтен исен балалар сизеп ала һәм әти-әниләрен уяталар. Гаилә әгъзалары тәрәзә аша урамга чыгып котыла. Янгын сүндерүчеләрнең фаразлары буенча, өйдә бердәнбер техника булган компьютер янып киткән булырга тиеш. Әмма гаилә башлыгы компьютерның яңа булуын әйтә. Бу хәл...
-
Кулсыз мәетнең кемлеге ачыкланган
Татарстан буенча Тикшерү комитетында Казанның Лаврентьев урамында хатын-кыз мәете табылуын раслаганнар. 14 нче каттан егылып төшкән хатын-кызга 56 яшь. Фаразларга караганда, аның психикасында тайпылышлар булган. Ул аста торучы чүп контейнерлары өстенә килеп төшкән. Башы җәрәхәтләнгән, кулы һәм аягы өзелгән. Тикшерү бара.
-
Коточкыч фаҗига: 13 яшьлек малай үлгән
Туапсе районында ВАЗ-21073 шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә ВАЗ-21140 машинасы менә. Ул 13 яшьлек малайны, аның апасын һәм автоинспекторны бәрдереп китә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек...
-
Әтнәдә юл фаҗигасендә ике кеше үлгән
18 июль көнне кичке 20 сәгать 35 минутта Яңа Шашы авылы борылышында ике Лада "Калина" машинасы бәрелешә.Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак була. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара. http://www.atnya-rt.ru/
-
Тагын коточкыч юл-транспорт һәлакәте
Иртән Самара-Уфа-Чиләбе трассасында "Скании" һәм "җиделе" машиналары бәрелешә. Руль артында 48 яшьлек мәскәүле һәм Туймазыда яшәүче була. Җиңел автоомбильнең 1973 елгы шоферы һәм аның ике пассажиры, шул исәптән шофер хатыны һәлак булалар. Соңрак шифаханәдә "җиделе"дәге тагын бер пассажир - 47 яшьлек туймазылы ханымның гомере өзелә. Аның ире авыр имгәнүләр белән...
-
Психик авыру яшь малайга пычак белән кадаган
Бәхеткә ул исән кала. Әмма... Дәвалану өчен аңа озак вакыт сырхауханәдә ятарга туры киләчәк. Психик авырулы инвалид кафеда кәеф-сафа корып утырган 20 яшьлек егеткә пычак кадый. Хәзер Яшел Үзәндәге бу вакыйганың нидән килеп чыгуын ачыклау бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Казанда автобус тукталыш күшәген бәрдергән: зыян күрүче дә бар
Бу хакта социаль челтәрләр аша хәбәр ителде. Һәлакәт Казанның "Совет мәйданы" тукталышында булган. Идарәсен югалткан автобус, бамперы белән бәрдереп, тукталыш күшәген аударган. Бер хатын-кыз зыян күргән: кулы һәм башы имгәнгән.
-
Казанда автобус тукталыш күшәген бәрдергән: зыян күрүче дә бар
Бу хакта социаль челтәрләр аша хәбәр ителде. Һәлакәт Казанның "Совет мәйданы" тукталышында булган. Идарәсен югалткан автобус, бамперы белән бәрдереп, тукталыш күшәген аударган. Бер хатын-кыз зыян күргән: кулы һәм башы имгәнгән.