Фаҗига рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда “Бәхетле” сәүдә үзәгендә ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән
Кичә Казанда 18 сәгать тирәсендә Ямашев проспектындагы "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗигале хәл булган. 1961 елгы ир-ат 3 нче каттан өскә таба хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аста басып торган кеше өстенә егылып төшкән. Егылу нәтиҗәсендә ир-ат шунда ук үлгән, ә икенче ир-ат хастаханәгә озатылган. "Бу факт буенча тикшерү башланган",...
-
Казанда бер оешмада пар һәм һава катнашмасы шартлаган: үлүче дә бар (+фотолар)
3 декабрьдә, 15:16 сәгатьтә "112" системасы аша Казан шәһәре, Мәскәү районы ТЭЦ урамы 34 адресы буенча шартлау турында хәбәр килгән. Беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге урынга килүгә ут белән эш иткән вакытта автоцистернада пар һәм һава катнашмасы шартлавы ачыкланган. Автоцистерна янып китүчән майлау материалларны ташыр өчен кулланылган булган, дип...
-
Матәм көне булу сәбәпле Татарстанда 1 ноябрьдә күңел ачу чаралары узмаячак
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бүген илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле. Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...
-
Һәлакәткә очраган самолетта очкан кешеләрнең исемнәре билгеле булды (ИСЕМЛЕК), алар арасында татарстанлылар юк
Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы бүген иртә белән һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17 - балалар, дип хәбәр ителә. Россиянең Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы һәлакәткә очраган самолетның туганнары өчен кайнар линия ачты - 8-800-100-2001 һәм 8-812-299-99-99. LifeNews сайтында «Когалымавиа» АКнең Airbus A320 самолетында очучыларның исемлеге...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде"
Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...
-
Сиам игезәкләренең берсе – Зита Резаханова вафат булган
Сиам игезәкләре Зита белән Гита Резахановалар 1991 елда дөньяга килгән иде. Кичә Зитаның гомере өзелгән. Зитаның авыруы озакка сузылган - ике еллап урыннан да тормаган, диярлек. Ул Кыргызстанның Военно-Антоновка авылында, әти-әнисе йортында вафат булган. Хәтерләсәгез, әлеге сиам игезәкләрен 2003 елда Мәскәүдәге Филатов исемендәге клиникада катлаулы операция ярдәмендә бер-берсеннән аерганнар иде....
-
Биектауда үтереш: улы әнисен чәнчегән
Биектау районы Усад авылындагы җинаять 24 октябрь кичендә кылынган. 34 яшьлек җирле ир-ат 54 яшьтәге әнисенә берничә тапкыр пычак белән чәнчи, 1988 елгы ике ир-атны яралый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кызның гомере өзелә, зыян күрүче ике ир-ат хастаханәгә озатыла. Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча эш кузгатылган....
-
Буада автомобиль суга баткан: үлүчеләр дә бар (+фотолар)
Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә. Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20...
-
Чаллыда ветеранны кыйнап үтергәннәрме
Әлеге сорауга "Беренче канал" җавап табарга тырыша. Коточкыч вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә йөри. Бу фаҗига белән "Беренче канал" журналистлары да кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак. http://intertat.ru
-
Яман кеше иң элек туганы белән бозылышыр
Чәчләр үрә торырлык торырлык җинаять эше белән танышып чыккач, әлеге мәкаләнең дөреслегенә кабат инанасың. Үзеннән-үзе «Ничек шулай була ала»,-дигән сорау туа. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша әледән-әле үтерү очраклары, гаиләләрдә, туганнар арасындагы кансызлык турында еш ишетергә туры килә. Язманың мәгънәсе шунда- якын кешеләр арасында гайре табигый, туганнарга хас булмаган катлаулы, фаҗигага...
-
Бәрдергән һәм юлда үләргә калдырган
Фаҗига бу көнгә каршы төндә Казанның Тынычлык бистәсендә булган. Бистә урамында караңгы төндә билгесез автомобиль 53 яшьлек ир-атны бәрдергән. Якын-тирәдә кешеләрнең булмавыннан файдаланып, зыян күрүчене үләргә калдырып, һәлакәт урыныннан качып киткән.
-
Күп балалы әти кеше җиденче каттан сикергән
Әлеге фаҗига Түбән Камада булган. Өч бала әтисе җиденче каттан аска ташланган. Әлеге хәл бүген төнлә Бызов урамындагы бер йортта булган. Беренчел фаразлар буенча, ир-атның эшендә проблемалары булган. Аның аек булмавы турында да әйтелә. Аның өч баласы ятим калган. Иң кечкенәсенә - 1,5 яшь. http://intertat.ru/
-
Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән
Әлеге һәлакәт кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган. Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның...
-
23 яшьлек кыз 7 нче каттан асфальтка килеп төшкән
Бу хәл бүген көндезге 4 ләрдә була. Түбән Каманың Студенческая урамында 23 яшьлек кыз 7 нче кат тәрәзәсеннән килеп төшә. Вакыйганың шаһитлары кызның исән калуын әйтәләр. Хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Оренбург-Казан юлында һәлакәт: автобус белән җиңел машина бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Оренбург өлкәсенең Шарлык районында булган, 14 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста 43 кеше, шул исәптән 6 кеше булуы мәгълүм. Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм автобусның 13 пассажиры зыян күргән. Аларның икесе - балалар, дип хәбәр итә РИА "Новости". Җәрәхәт алучылар хастаханәгә китерелгән: 5 кеше дәваланырга салынган. Аның...