Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Pосреестр хәбәр бирә

ЕГРПдан күчермә күп нәрсә турында сөйли

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә гражданнар күбесенчә күчемсез милеккә хокук һәм аның белән эш итүгә Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә, ул ЕГРПдан күчемсез милек объектына күчермә яки күчемсез милек объектына арест салынмау турындагы белешмә. Ел саен идарә 500 меңнән артык шундый белешмә бирә. Мондый күчермә күчемсез милек белән...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә гражданнар күбесенчә күчемсез милеккә хокук һәм аның белән эш итүгә Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә, ул ЕГРПдан күчемсез милек объектына күчермә яки күчемсез милек объектына арест салынмау турындагы белешмә. Ел саен идарә 500 меңнән артык шундый белешмә бирә.
Мондый күчермә күчемсез милек белән теләсә нинди килешүләр вакытында таләп ителә, еш кына бу мәгълүматлар ипотека кредиты алганда банкка бирү өчен кирәк, бу документ потенциаль сатып алучыга күчемсез милекнең гамәлдәге тарихын ачыкларга да ярдәм итә.
Идарә игътибарны шуңа юнәлтә, 10 октябрьдән закондагы үзгәрешләр нигезендә, күчемсез милекнең барлыкка килүе һәм хокукның күчүенә дәүләт теркәве милек хокукы турындагы таныклык белән расланып калмыйча, хокук иясен сайлау буенча- ЕГРПдан күчермә белән раслана. Бу очракта милек хокукы турындагы таныклык кәгазь формасында гына рәсмиләштерелә. Шушы яңалык күчемсез милек белән ялган килешүләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Эш шунда, реестрда объект турында таныклыкта булмаган кирәкле мәгълүматлар кертелгән, ә таныклык кайчандыр теркәлү үтү турындагы фактны гына раслый. Мәсәлән, фатир банкка куелырга, яисә аңа арест салынырга мөмкин.
Күчемсез милек белән алдау очракларын булдырмауга юнәлдерелгән башка яңалыклар да бар. Хәзер күчемсез милек хуҗасы үз милке белән сату-алуны бары тик үзе катнашында гына үткәрү турында Росреестрга гариза яза ала. Бу турыдагы язма ЕГРПга кертелә, аны бары тик милек хуҗасының гаризасы, суд карары, шулай ук милек хокукы күчкәннән соң регистратор карары белән генә юкка чыгарырга мөмкин.
Моннан тыш, хәзер идарә нотариус запросы буенча, башка мәгълүматлар белән бергә милек хуҗасын юридик хокукка сәләтсез, яки юридик хокукын чикләүне тану турындагы мәгълүматларны да бирәчәк. Яңа закон белән законнарны саклауга күзәтчелек барышында прокуратураның ЕГРПдан ябык характердагы мәгълүматларны алу мөмкинлеге дә билгеләнде.
Сүз уңаеннан: ЕГРПдан күчермәне өйдән чыкмыйча, идарәнең рәсми сайтыннан алырга мөмкин: www.to16.rosreestr.ru "Электрон хезмәтләр" бүлеге, аннан соң сорау төрен сайлап, гади форманы тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев