Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Замана шартларында тарих укыту

Рудник урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика методик семинары булып узды.

Семинарда катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева сәламләде.

Семинар «Тарих дәресләрендә укучыларның дөньяга карашын формалаштыру өчен проект-тикшеренү эшчәнлеге» темасын яктыртты.

Рудник мәктәбе, һәрвакыттагыча,  семинарны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур көч куйган.  Укучылар һәм педагоглар катнашында тәкъдим ителгән искиткеч прологны карагач, мәктәптә балалар һәм өлкәннәр арасында үзара аңлашу һәм ышаныч хөкем сөрүе аңлашылды. Прологта катнашучылар мәктәпнең төп максатлары һәм бурычлары, шәһәр барлыкка китерүче предприятие, поселок җитәкчелеге һәм ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре, җиңүләре һәм казанышлары турында сөйләделәр.

Кама Тамагы, Рудник һәм Красновидово мәктәпләре укытучылары Лариса Варфоломеева, Илмира Фәтхулова, Марина Таһирова җәмгыять белеме һәм тарих буенча ачык дәресләр бирделәр.

- Барлык дәресләр дә югары һөнәри дәрәҗәдә уздырылды, педагоглар федераль дәүләт стандартлары таләпләрен үтәп, дәресләрнең темаларын ачуга ирештеләр, - дип билгеләп үтте ТР ИРО вәкиле Владислав Саяпин.

Владислав Александрович үзенең чыгышында тарих фәнен укытуның мөһим бурычлары, бигрәк тә бүгенге көндә дөньяда барган сәяси вәзгыять кысаларындагы көнүзәклеге турында сөйләде.

Аннары районның тугыз мәктәбеннән килгән укытучылар сыйныфтан тыш чаралар үткәрделәр.

- Укытучылар барысы да үз бурычларына бик иҗади карадылар, - диде ТР ИРО вәкиле Илсөяр Фокеева. - Укучылар өчен проект эшчәнлеге яңалык түгел, алар бу юнәлештә эшли белә. Семинар бик ошады, югары дәрәҗәдә дәресләр һәм класстан тыш чаралар  күрсәтелүгә шатбыз. Чара җылы шартларда үтте. Алга таба да сезнең район педагоглары белән хезмәттәшлек итәргә әзербез.

Илсөяр Мансур кызы бүгенге заман шартларында тарих укытуның мөһимлегенә һәм җаваплылыгына басым ясады.

Семинар Юрий мәгарәсенә экскурсия белән тәмамланды, аны Рудник мәктәбе педагогы Анастасия Мингалиева үткәрде. Педагоглар әлеге матур урынга бик теләп барды, ә кунаклар Кама Тамагындагы Идел буе ярында булдылар һәм елга киңлекләренең искиткеч күренешен югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X