Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халкыбызның күңел җәүһәрләре

Милләтебезнең үткән тарихын, гореф-гадәтләрен барлап, аларны саклау һәм буыннан-буынга түкми-чәчми тапшыру максатыннан, район үзәгенең татар урта мәктәбендә күп еллардан бирле матур бер традициягә әверелгән кичә булды.

Сәхнәдә халкыбызның күңел җәүһәрләреннән булган “Әбием сандыгы хәзинәләре” күргәзмәсе оештырылган иде: кулдан чигелгән җәймәләр, сөлгеләр, кашагалар, крестьян аяк киеме – чабата эленгән, алып баручылар татар милли киемнәреннән. Чарага районыбызның хөрмәтле остабикәсе Мөнирә абыстай, мәчетнең хатын-кызлар берлеге әгъзалары чакырылган иде. Укучы кыз һәм ир балалар халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен чагылдырган шигырьләрне укыды, җырлы уеннар, күмәк биюләр башкардылар. Мөнирә абыстай үзенең төрле еллардагы истәлекләрен туплап язган үгет-нәсихәтле шигырьләрен укыды, татар халык иҗатыннан мөнәҗәтләр әйтте. Чарадагы һәр күренеш татар халкының үткәндәге тормыш-көнкүрешен чагылдырып, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйландырды. Педагог Гөлгенә Вәлиева һәм аның ярдәмчеләре чараны нәкъ менә шул максатны күздә тотып оештырган. Халкыбызның мәдәнияте, теле бай, гореф-гадәтләре күркәм, шуларны онытмыйк.

 

Рәфика Хәйруллина,

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев