Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларга – яңа ноутбуклар

Киңәйтелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов һәм Ак Барс банкның җирле сату офисы җитәкчесе Вера Таҗетдинова мәктәп директорларына 184 заманча ноутбук тапшырдылар. 

Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Барлыгы республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук тапшыру планлаштырыла. 

Педагогларга мөрәҗәгать итеп, Наил Вазыйхов Татарстанда мәгълүмати технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен, яңа заманча ноутбукларның педагогларга лаеклы бүләк булуын билгеләп үтте. 

Ак Барс Банкның Кама Тамагы районындагы сату офисы җитәкчесе Вера Таҗетдинова, ноутбукларны тапшырганда, педагогларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Ак Барс Банк өчен хәйрия һәм иганәчелек ярдәме – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Банк 28 ел клиентлар файдасына эшли. Мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту проекты белән бу өлкәгә ярдәм күрсәтү буенча күп еллык тәҗрибә дәвам итә”, - диде ул.

Рәхмәт сүзләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева чыгыш ясады. Ул район педагогларының укыту процессына актив рәвештә яңа эш алымнары кертүен, һәр укытучы өчен IT-технологияләрнең беренче урында булуын билгеләп үтте.

 "Яңа оештыру техникасы өчен рәхмәт: заманча ноутбуклар безгә белем бирү хезмәтләре спектрын киңәйтергә һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Сөйки мәктәбе директоры Елена Калеева.

“Хәзер безгә җиңелрәк булачак, укыту процессы да тизрәк барачак", - дип шатлыгы белән уртаклашты Рудник урта мәктәбе директоры Гөлүсә Хәсәнова. 

 "Мәктәбебезнең барлык укытучылары бу акция инициаторларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерә, — диде Красновидово мәктәбе директоры Роза Сайкина. - Яңа ноутбуклар – укытучылар өчен яхшы ярдәм».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев