Тенеш поселок китапханәсендә  “Кыш бабай өчен бияләй” дип исемләнгән мастер-класс
Мәгариф

Тенеш поселок китапханәсендә “Кыш бабай өчен бияләй” дип исемләнгән мастер-класс

Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады.

Тенеш авыл китапханәсендә Рудник урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән "Кыш бабай өчен бияләй" дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде. Чарада балалар Кыш бабай һәм кыш турында мәгълүмат тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, Бөек Устюгта кыш бабайның теремы һәм аның ярдәмчеләре турында видео – презентация карадылар. Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады.

Чара ахырында балалар Кыш Бабайга хат яздылар.


Нет комментариев