Татарстан югары уку йортлары нәрсәгә укытачак
Татарстанның 45 югары уку йорты, шуларның 28е - дәүләт уку йортлары, абитуриентларны көтә.
Уку өчен 23346 урын ачык. Алар арасында абитуриентлар өчен 7831 урынны КФУ, 4038 – КНИТУ, 2752 - КАИ, 1905 - КДЭУ, 1268 - КДАУ, 1190 - КДАТУ, 928 - ФКСИТ ПГУ, 3436 – башка югары уку йортлары бирә.
Педагог һөнәрен алырга ниятләүчеләр өчен 2 729 уку урыны ачылган; информатика һәм исәпләү техникасын сайлаучылар өчен – 2 264; электр һәм җылылык энергетикасы - 1 396; химия технологияләре – 1 272; машина төзелеше – 1 174; төзелеш техникасы һәм технологияләре – 867; икътисад һәм идарә итү – 865; физик культура – 797; техник системаларда идарә итү – 709 медицина белгечлекләре – 704; авыл, урман һәм балык хуҗалыгы – 621 урын.
Документлар 20 июньдә кабул ителә башлады һәм 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
3 августта имтихан сынауларыннан башка, шулай ук квота чикләрендә укырга керүчеләрне кабул итү турында боерыклар, 7 августта төп этапта кабул ителүчеләр турында боерыклар чыгарылачак.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен документлар тапшыруның өч ысулы бар:
Дәүләт хезмәтләре аша;
Кабул итү комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итү;
документларны почта аша җибәрү.
Урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар өчен югары уку йортларына эчке имтиханнар урта һөнәри белем бирү профиленә туры килә торган белгечлек буенча кергәндә генә бирелә ала. Башка очракта БДИ нәтиҗәләре кирәк.
Максатчан урыннар, укыту формалары һәм белем бирү программалары күрсәтелеп, конкрет заказчыларга беркетеләчәк.
РФ Фәннәр һәм югары белем министрлыгы сирәк бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча түләүле урыннарның санын билгеләячәк (28 бакалавриат белгечлеге һәм 12 белгечлек).
РФ Фәннәр һәм югары белем министрлыклыгының 14.11.2025 елгы боерыгы ведомство карамагындагы югары уку йортлары өчен яңа минималь баллар расланды. Бусага түбәндәге фәннәр буенча билгеләнде: чит тел (30 дан 40 баллга кадәр), тарих (36 дан 40 ка кадәр), физика (39 дан 41гә кадәр), информатика (44 тән 46 га кадәр), биология һәм химия (39 дан 40 ка кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев