Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Светлана Хисмәтуллина күптән түгел «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде

Әлеге бүләкне аңа Казанда Педагог һәм остаз елына багышланган республика чарасында тапшырдылар.

«Салават күпере» балалар бакчасы коллективында барысы да диярлек район газетасын яздыра.

Алар аны укып кына калмыйча, газета битләрендә үзләренең эшләре, уңышлары, табышлары һәм яңалыклары белән уртаклашалар. Коллектив вәкилләренең берсе Светлана Хисмәтуллина күптән түгел «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа Казанда Педагог һәм остаз елына багышланган республика чарасында тапшырдылар.

Светлана Альберт кызы 37 ел тәрбияче булып эшли. 1986 елда ул, Казан педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, «Салават күпере» балалар бакчасына эшкә килә.

Бу елларда, эшеннән аерылмыйча, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетын «Мәктәпкәчә белем бирүне оештыручы-методист» белгечлеге буенча тәмамлый. Педагог инде күптән югары квалификацияле категориягә ия.

Тәрбияче үз эшендә кулланган яңа педагогик технологияләр аның тәрбияләнүчеләренә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итә.

– Светлана Альбертовна тәҗрибәле тәрбияче һәм бик ярдәмчел кеше, – ди балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева. - Ул үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклаша, аларга эшләрендә һәм төрле бәйгеләргә әзерләнүдә ярдәм итә. Үзе дә профессиональ конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Моннан тыш, ул районның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча эксперт комиссиясе әгъзасы да.

– Мин яңалыкларны белү өчен генә түгел, хезмәттәшләремнең казанышларыннан хәбәрдар булу өчен дә район газетасын яздырам, - ди Светлана Альберт кызы. - Педагогларның үз тәҗрибәләре белән шул исәптән газета аша да уртаклашуы сөендерә.

– Светлана Альберт кызы бик инициативалы, сәләтле, һәр эшкә иҗади карый, – ди аның турында хезмәттәшләре. - Максатчанлыгы, намуслылыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы күпләр өчен үрнәк булып тора, һәр очракта бу сыйфатлар хезмәттәшебезне яхшы нәтиҗәләргә китерә.

– Светлана Хисмәтуллина тәҗрибәле педагог кына түгел, ул яшь тәрбиячеләр өчен остаз, тәҗрибәле хезмәттәшләр өчен күп кенә башлангычларда таяныч булып тора, – дип сүзен йомгаклады Гөлнара Хәлим кызы.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең социаль челтәрдәге битендә «Хөрмәтле тәрбияче Хисмәтуллина Светлана Альберт кызын лаеклы бүләкләнүе белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!» дип язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев