Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Спортка һәм матурлыкка мәхәббәтне балачактан ук тәрбиялиләр

«Салават күпере» балалар бакчасында һәр көнне музыка җитәкчесе Гөлнар Фәхретдинова әзерләгән балалар белән кызыклы чаралар уза.

Күптән түгел биредә «Балалар бакчасы туташы-2023» бәйгесе үтте, анда нәни туташлар үзләренең талантларын, матур гадәтләрен, сөйкемлелекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурста өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән 8 кыз катнашты. Катнашучыларга ата-аналары һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Конкурсантлар биш этапны үтте, алар бәйге биремнәренә бик җаваплы карады. Кызлар үзләре белән таныштырырга, әкият һәм җырны белергә, иҗади номер күрсәтергә тиеш булды.

Жюри карары буенча, һәр катнашучы номинациядә билгеләп үтелде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Әмирә Латыйпова – “Нәзәкатьле туташ”, Элия Ханбикова – “Сокландыргыч туташ”, Ралинә Фатыйхова – “Сөйкемле туташ”, Дилә Фәхретдинова – “Күркәм туташ”, Варвара Курчаева – “Тыйнак туташ”, Рианна Хәбибуллова – “Артист туташ”, Әминә Равилова “Кабатланмас  туташ” исеменә лаек булды. Ә «Балалар бакчасы туташы- 2023» исеме Дарья Шереметьевага бирелде.

Космонавтика көненә карата балалар бакчасында “Космик сәяхәт” дип аталган музыкаль-спорт күңел ачу чарасы узды.

Бу истәлекле датага багышланган чын бәйрәм булды. Аны музыка җитәкчеләре Гөлнар Фәхретдинова, Гүзәл Төхвәтуллина һәм физик культура буенча инструктор Эльмира Муталлипова үткәрде.

Чарада өлкән һәм әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар катнашты. Алар космос, космонавт һөнәре, беренче космонавт Юрий Гагарин турында кызыксынып тыңладылар.

Үзләре дә тема буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бу көнне шигырьләр яңгырады, балалар космос табышмакларның җавабын таптылар, тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерделәр һәм спорт эстафеталарында катнаштылар, барысы да космонавт булырга әзер булуларын исбатладылар.

Бу бәйрәмдә балалар космоска космик корабльдә очалар икәнен белделәр, космонавтларның очышларга әзерләнүен күрделәр, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең кеше һәм аның киләчәк һөнәре өчен бик мөһим булуына тагын бер кат инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев